Татарстан коммуналь инфраструктураны яңарту программасы буенча топ-5 регионга керде

2025 елның 5 феврале, чәршәмбе

2023 елда федераль бюджеттан ярдәм катнашында коммуналь инфраструктураны модернизацияләү программасы старт алды. Бу чорда коммуналь өлкәдә 1,1 меңнән артык чара гамәлгә ашырылган.

Программаны гамәлгә ашыру барышында Россия төбәкләрендә 2 меңнән артык коммуналь челтәр һәм җитештерү билгеләнешендәге объектлар, шул исәптән котельныйлар, су алу корылмалары, чистарту корылмалары төзелде, капиталь ремонтланды һәм реконструкцияләнде.

Иң зур эш күләме Смоленск өлкәсендә башкарылган, анда 209,2 км челтәр яңартылган һәм 6 объект файдалануга тапшырылган, Свердловск өлкәсендә (189,3 км), Чиләбе өлкәсендә (137,8 км һәм ике объект), Татарстанда (128 км) һәм Башкортстанда (115 км). Бу хакта РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин белдерде.

Тэглар: Татарстан ТКХкоммуналь челтәрләре

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International