Бүген Казанда «Казаныш» Халыкара архитектура-төзелеш форумы ачылды

2025 елның 6 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстан башкаласында «Казаныш» IV Халыкара архитектура-төзелеш форумы ачылды, ул узган елның октябрендә Казанда узган БРИКС саммитының дәвамы булачак.

Форум кысаларындагы пленар сессиядә чыгыш ясап, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, «Казаныш» быел гыйнвар аенда ачылган Галиәсгар Камал исемендәге театрның яңа бинасында уза.

«Уникаль проект Япония һәм Россия архитекторлары консорциумы тарафыннан булдырылды. Архитектура форумы аның диварларындагы беренче масштаблы халыкара чараларның берсе булуы символик мәгънәгә ия», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул билгеләп үткәнчә, Татарстанда территорияләрне төзекләндерүгә, халкыбыз һәм кунакларыбыз өчен уңайлы шартлар булдыруга аерым игътибар бирелә. «Бу - безнең эштә өстенлек, – дип белдерде Татарстан Рәисе. – Ил җитәкчелеге инициативасы белән гамәлгә ашырылган илкүләм проектларны, шулай ук дәүләт программаларын һәм республика проектларын гамәлгә ашыру безгә ел саен 3,5 млн кв.м торак файдалануга тапшырырга мөмкинлек бирә, ел саен без 4 меңнән артык социаль һәм инженерлык объектларын, шул исәптән мәктәпләрне, балалар бакчаларын, хастаханәләрне, мәдәни һәм спорт объектларын төзибез һәм реконструкциялибез. Эре юл һәм инфраструктура проектларын гамәлгә ашырабыз. Җәмәгать киңлекләрен формалаштыру өлкәсендә зур эш башкарыла. Соңгы 10 елда Татарстанда 450 парк, сквер, бульвар, яр буйлары һәм башка объектлар төзекләндерелгән».

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, «Безнең ишегалды» программасын 5 ел гамәлгә ашыру чорында Татарстанда 5 меңнән артык күп фатирлы йорт ишегалды тәртипкә китерелгән һәм төзекләндерелгән. Нәтиҗә буларак, Татарстан узган елда тормыш сыйфаты буенча Россия төбәкләре рейтингында лидерлар өчлегенә керде.

«Территорияләрне төзекләндерү һәм уңайлы мохит булдыру мәсьәләсенә без комплекслы якын киләбез. Шәһәр төзелешен тотрыклы үстерү һәм яңа объектларны проектлау буенча эш институтлар белән берлектә алып барыла – бу Татинвестгражданпроект, Казанны үстерү институты, Татарстан Республикасының Киңлекне планлаштыру институты. Иң мөһиме – тармак өчен кадрлар әзерләүдә Казан дәүләт архитектура - төзелеш университеты ярдәм итә», – дип белдерде ул.

«Казаныш» IV Халыкара архитектура-төзелеш форумы эшендә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International