Кичә Казанда «Казаныш» халыкара архитектура-төзелеш форумы кысаларында «Шәһәр трансформацияләрендә бизнесның роле» конференциясе узды.
Эшкуарлар берлеге белән берлектә шәһәр мохитен үстерүгә багышланган сессиядә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары, ТР Төзүчеләр берлеге президенты Илшат Гыймаев катнашты.
Конференциядә чыгыш ясаганда, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары хәбәр иткәнчә, 2024 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Россия Федерациясендә торак төзелеше буенча бишенче урында тора, ул 3 млн 452 кв.м. тәшкил итә. «Шуларның иң күбе хосусый торак төзелеше кысаларында – 2 млн 352 мең кв. м, бу 68% тәшкил итә, – дип билгеләп үтте Илшат Гыймаев. Бу саннарда бизнесның роле гаять зур. Нәкъ менә бизнесменнар һәм халык бүген шәһәр трансформациясе трендларын белдерә».
Министр урынбасары сүзләренә караганда, агымдагы елда Татарстанда 2024 елдагыдан да ким булмаган күләмдә торак тапшырырга планлаштыралар.