Торак төзелеше өлкәсендә 8 февральгә план 17% ка үтәлгән, 552 мең кв. м. файдалануга тапшырылган. Бу хакта бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында узган традицион киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Марат Айзатуллин ачыклык керткәнчә, коммерцияле төзелеш линиясе буенча планлаштырылган күләмнең 1,5% ы тапшырылган. Бу гомуми мәйданы 26 мең кв. метрдан артык булган 7 күпфатирлы йорт.
Социаль ипотека программасы буенча план-гомуми мәйданы 161,7 мең кв. м булган 35 торак йорт , шулардан 15 йорт әзерлекнең югары дәрәҗәсендә, калганнары уртача дәрәҗәдә.
Планның иң зур үтәлеше хосусый торак төзелеше линиясе буенча теркәлә. Монда 525 мең кв. м. яисә планның 37% ы тапшырылган.