Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чаллыга эш сәфәре вакытында КАМАЗ хезмәткәрләре өчен 18 катлы аренда йортын файдалануга тапшыру тантанасында катнашты. Чарада Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Илшат Гыймаев та булды.
Бер подъездлы йортта 179 фатир бар, шул исәптән 108 – бер бүлмәле, 53 – ике бүлмәле һәм 18 – өч бүлмәле. Аларның гомуми мәйданы 8,8 мең кв. м.
Барлык фатирлар да чиста бизәлештә файдалануга тапшырыла, сантехника, электр плитәләре, янгын сигнализациясе датчиклары, су, электр энергиясен исәпкә алу счетчиклары, җылылык регуляторлары һәм мәгълүматларны читтән торып укуның автомат системасы белән җиһазландырылган.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бу КАМАЗ хезмәткәрләренә ярдәм йөзеннән арендага бирелә торган өченче йорт. Предприятие белән республиканың Дәүләт торак фонды арасындагы килешү буенча автогигант хезмәткәрләре өчен алты күпфатирлы йорт төзеләчәк.
Яр Чаллыда КАМАЗ ГАҖ хезмәткәрләренә ТР Дәүләт торак фонды 1023 фатир арендага бирәчәк.
Исегезгә төшерәбез, 2025 елга торакны файдалануга тапшыру буенча минималь план – 3 миллион 260 мең квадрат метр. Шуның 1 млн 416 мең кв. м. индивидуаль торак төзелеше линиясе буенча файдалануга тапшырылачак. 1 млн 683 мең кв.м. күп фатирлы инвестицион торак сегментында һәм 162 мең кв. м. социаль ипотека программасы буенча тапшырылачак.