466 күпфатирлы йортка капиталь ремонт ясау өчен подряд оешмалары билгеләнде

2025 елның 17 феврале, дүшәмбе

Татарстанда күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясау программасын гамәлгә ашыру дәвам итә. Хәзерге вакытта өстәмә лимит буенча муниципаль берәмлекләр йортларның беренчел исемлеген тәкъдим иттеләр, дефектлы ведомостьларны республиканың Дәүләт торак инспекциясе белән килештерү һәм торак фонды мониторингының дәүләт мәгълүмат системасында программа формалаштыру буенча эшләр алып барыла.

2024 ел ахырында расланган күләмнәр кысаларында торак-коммуналь хуҗалыгы фонды электрон аукционнар үткәрүне дәвам итә. 466 күпфатирлы йортка капиталь ремонт ясау өчен подряд оешмалары билгеләнде, шуларның 115ендә – лифт җиһазларын алыштыру, 351ендә – төзелеш-монтаж эшләрен башкару.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International