Идел буе федераль округында коммуналь инфраструктураны Илкүләм муллык фонды акчалары исәбеннән ташламалы заемнар һәм федераль бюджеттан финанс ярдәме белән модернизациялиләр. Әлеге программаларның операторы булып территорияләрне үстерү фонды тора.
ФРТ мәгълүматлары буенча, 2022 елдан Идел буе федераль округы төбәкләрендә 1,2 мең км җылылык, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу челтәрләре, шулай ук 119 торак-коммуналь хуҗалык объекты файдалануга тапшырылган.
Иң күп инженерлык челтәрләре Башкортстанда үткәрелгән һәм ремонтланган – 254,1 км. моннан тыш, республикада җитештерү билгеләнешендәге 32 объект файдалануга тапшырылган, шул исәптән котельныйлар, насос станцияләре һәм су белән тәэмин итү системасының башка объектлары төзелгән.
Инженерлык челтәрләрен файдалануга тапшыру күләме буенча икенче урында Татарстан Республикасы тора, анда 162,4 км юл төзелгән һәм яңартылган. Шулай ук төбәктә су агызу системасы өчен ике канализация насос станциясе һәм су белән тәэмин итү системасы өчен чиста су резервуарлары булган насос станциясе төзелгән.
Лидерлар өчлеген Түбән Новгород өлкәсе йомгаклый. Биредә 150 километрдан артык инженерлык челтәре һәм 23 объект, шул исәптән котельныйлар һәм канализация насос станцияләре төзелгән һәм реконструкцияләнгән.