Татарстанда 2025 елда «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыра башлауга әзерлек дәвам итә. «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фондында хәбәр итүләренчә, 10 февральдә республикада ишегалды территорияләрен җиһазлау өчен 14 февральгә спорт, балалар һәм башка җиһазлар сатып алуга керештеләр. Программаның гомуми лимитыннан 80% җиһаз җыелган. Быел балалар һәм спорт җиһазлары ассортименты тагын бер җирле җитештерүче тарафыннан киңәйтелгән – компания Чүпрәле районында урнашкан.
Әгерҗе, Бөгелмә, Зәй, Лениногорск, Нурлат һәм Чистай районнарында җайланмалар сатып алуны төгәлләделәр. Алар өчен 93,7 млн сумлык спецификация формалаштырылган һәм җитештерүчеләр белән килешүләр төзү өчен тәэмин итүчегә тапшырылган.
Безнең ишегалды» программасын юл эшләре, челтәрләрне алыштыру һәм ремонтлау, шулай ук күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясау программалары белән синхронлаштыру мөһим юнәлеш булып тора.
Казан, Әгерҗе һәм Яшел Үзән районнары барлык төр эшләрне синхронлаштыруга керештеләр инде. «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фондында калган муниципалитетларга бу процесска активрак кушылырга киңәш иттеләр. Түбән Кама районында «Безнең ишегалды» программасы буенча 44 ишегалды территориясендә челтәрләрне алыштыру планлаштырылган.
Моннан тыш, 2021 елдан 2024 елга кадәр төзекләндерелгән 4083 ишегалды территориясен карап тотуга аерым игътибар биреләчәк. Монда тикшерүләр һәм «дефектовкалар» оештыралар. Бу бигрәк тә ишегалларында урнаштырылган җиһазларга кагыла, чөнки бер өлеше әле гарантияле хезмәт күрсәтүдә. Комиссия составында җиһазлар белән тәэмин итүчеләр дә эшләячәк. Шулай ук кайбер ишегалларында асфальт түшәмгә һәм яктыртуга гарантияләр гамәлдә.
Бу чаралар район администрациясе һәм идарәче компанияләр вәкилләре катнашында планлаштырылган.