2025 елда «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль программасы буенча Татарстанда 51 җәмәгать урыны төзекләндереләчәк. Программа «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
Яңарту программасына 7 объект керде, алар кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр мохите булдыруның иң яхшы проектлары Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләр булды. Бу, аерым алганда, Яшел Үзән муниципаль районының Зөя шәһәрендә «Зөя ярының Югары променады», Әгерҗедә «Вокзал һәм Ометов урамнарын үстерү», Югары Ослан муниципаль районының Иннополисында «Квант бульвары», Арча муниципаль районының Арча шәһәрендә «Арча сюжетлары – тарихи кварталның яңа тормышы» проектлары.
Моннан тыш, конкурста уңышлы катнашу нәтиҗәләре буенча Менделеевск муниципаль районының Менделеевск шәһәрендәге «Камашево» пейзаж паркы, Яшел Үзән муниципаль районының «Полукамушки» тарихи кварталы яңа төс алачак. Чистайда Ленин урамын Лев Толстой урамыннан Нариманов урамына кадәр комплекслы үстерү планлаштырыла.
Гомумән алганда, 51 парк һәм скверны төзекләндерүгә 1 млрд 719 млн сумнан артык акча каралган. Шуның 244 миллионга якыны-республика бюджеты акчалары.
Исегезгә төшерәбез, «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты торак пунктларны комплекслы үстерүгә юнәлдерелгән. Шул исәптән, торак һәм юллар төзү һәм ремонтлау, җәмәгать һәм ишегалды киңлекләрен төзекләндерү, тиешле барлык социаль һәм коммуналь инфраструктураны булдыру һәм яңарту күздә тотыла.