Бүген Россия Федерациясе Дәүләт Советының «Яшәү өчен инфраструктура» юнәлеше буенча комиссиясенең чираттагы утырышы булды.
Утырышны комиссия рәисе, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Чара видеоконференцэлемтә режимында узды.
Рөстәм Миңнеханов кыскача 2019 елдан 2024 елга кадәр гамәлгә ашырылган «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектына йомгак ясады. Ул хәбәр иткәнчә, 6 ел эчендә (2019-2024 еллар) «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты кысаларында 23,6 млн гаилә үзләренең торак шартларын яхшырткан. 2019 елдан 577 млн кв.м торак төзелгән, 13,7 млн кв. м мәйданлы авария хәлендәге торактан 810 мең 600 кеше күчерелгән. Моннан тыш, бу чорда 73 меңнән артык җәмәгать урыннары һәм ишегалды территориясе төзекләндерелгән.
«Бу нәтиҗәләргә ил Президенты Владимир Владимирович Путинның һәм Россия Хөкүмәтенең төзелеш тармагына системалы ярдәме һәм игътибары нәтиҗәсендә ирешелде», – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Ул шулай ук утырышта катнашучыларның игътибарын ташламалы ипотека кредитлау программаларына ярдәм итүнең әһәмиятле чараларының берсе булуына юнәлтте, алар кысаларында 13,8 трлн сумлык 3,2 млн кредит бирелгән.
Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин утырыш барышында болай диде: «Президент, Хөкүмәт Рәисенең системалы ярдәме, Федерация Советы һәм Дәүләт Думасы белән конструктив хезмәттәшлек нәтиҗәсендә төзелеш тармагы соңгы елларда уңай динамика күрсәтә. Ул ил үсеше драйверларының берсенә әверелде. Бүген төзелеш һәм чиктәш тармакларда 11 миллионнан артык кеше эшли. 2020 елдан төзелештә эшләр күләме 30% тан артыкка үсте. Темп яхшы җыелган. Максатка ирешү өчен, 2030 елга кадәр елына якынча 663 млн кв.м. Ел саен кимендә 100 млн км. төзергә кирәк. Мондый планкага без берничә ел элек ирешкән идек инде, һәм аны саклап калырга кирәк булачак. Нәтиҗәдә, 2036 елга барлык торакның өчтән бере яңа булырга тиеш. Шуны әйтә алам, бу амбициоз бурыч безнең ил масштабында гына түгел, ә бөтен дөнья масштабында да – моңа бик аз илләр ирешә алды. Шул ук вакытта без яхшы нәтиҗәләргә ия – соңгы 6 елда без 600 млн кв.м тирәсе яңарттык».