Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Батырлар. Татарстан Геройлары» программасына старт бирде

2025 елның 18 феврале, сишәмбе

«Бу ил Президенты йөкләмәсе буенча гамәлгә ашырыла торган «Геройлар вакыты» федераль программасының аналогы», – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Программаның төп максатлары – МХО катнашучылары һәм ветераннары арасыннан Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль идарә системасында, шулай ук башка өлкәләрдә үз потенциалын гамәлгә ашыру мөмкинлеге алачак перспективалы җитәкчеләр командасын формалаштыру һәм әзерләү.

«Батырлар. Татарстан Геройлары» программасына сайлап алу конкурс нигезендә узачак һәм берничә этаптан торачак: рәсми сайтта теркәлү (https://batyrlar-rt.ru), анкета тутыру, эссе язу, тестлаштыру һәм әңгәмә.

Сайлау процедурасы һәр кандидатка, шул исәптән операция зонасында булган гамәлдәге хәрби хезмәткәрләрне дә кертеп, үзен күрсәтергә мөмкинлек бирү өчен оештырылган.

Катнашуга ветераннар яки МХО катнашучылары булган, һөнәри белеме һәм кешеләр белән идарә итү тәҗрибәле РФ гражданнары рөхсәт ителә.

Теркәлү 2025 елның 30 мартына кадәр мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International