Татарстанда 583 мең кв. м торак файдалануга тапшырылган

2025 елның 24 феврале, дүшәмбе

Торак төзелеше планнары турында Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

22 февральгә план 18% ка үтәлгән, 583 мең кв. м. тапшырылган. Коммерцияле төзелеш линиясе буенча планлаштырылган күләмнең 2% ы тапшырылган: гомуми мәйданы 32 мең кв. м. дан артык булган 9 күп фатирлы йорт әзер.

Социаль ипотека өлешендә еллык план 16% ка үтәлгән. Быел төзелергә тиешле 35 йортның 3се файдалануга тапшырылган, аларның мәйданы – 25,4 мең кв. м.

Планның иң зур үтәлеше индивидуаль торак төзелеше линиясе буенча күзәтелә – 525 мең кв. м, ягъни планның 37% ы тапшырылган.

Дамир Шәйдуллин гражданнарның аерым категорияләрен торак белән тәэмин итүнең барышы турында сөйләде. 66 яшь гаилә буенча ТР Яшьләр эшләре министрлыгы 42 муниципалитет белән «Электрон бюджет» системасында килешү төзегән. Бүгенге көндә яшь гаиләләргә таныклыклар тапшыру бара.

5 һәм аннан да күбрәк баласы булган гаиләләр буенча торак алу өчен 24 сертификатның 11е рәсмиләштерелгән (гомум мәйданы 1 050 кв.м).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International