Биләр музей-тыюлыгында капиталь ремонт 87% ка төгәлләнгән

2025 елның 27 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстанның Алексеевск районында Биләр дәүләт тарих-археология һәм табигать музей-тыюлыгы бинасына капиталь ремонт ясау төгәлләнеп килә.

Хәзерге вакытта объектның оператив әзерлеге 87% тәшкил итә.

Төзүчеләр Чишмә павильонын һәм тау башына баскыч салуны, брусчатка җәюне төгәллиләр. Фонтанны ремонтлау һәм түбәнге чишмәне төзекләндерү эшләре дә төгәлләнә.

Исегезгә төшерәбез, Биләр дәүләт тарих-археология һәм табигать музей-тыюлыгына 1992 елда нигез салынган. Аның гомуми мәйданы 2424 гектар тәшкил итә. Биләр музей-тыюлыгы составына тарих-археология һәм тарих-этнография музейлары, табигый-ландшафт һәм тарихи-мәдәни һәйкәлләр, танылган химик-органик А.М.Бутлеровның часовня-зираты, академик А. Е. Арбузовның музей-йорты, «Изге чишмә» архитектура-культ комплексы, шулай ук шәһәрлекләр керә: Биләр, Балынгуз, Горки һәм Николаев-Баранск авыллары. Музейның төп фонды хәзерге вакытта 110 мең саклау берәмлегеннән гыйбарәт. Болар – археологик материаллар, декоратив-гамәли сәнгать һәйкәлләре һәм 19 йөз ахыры - 20 йөз башы авыл көнкүреше әйберләре, фотоматериаллар һәм документлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International