ТР Төзелеш министрлыгында Татарстанның кирпеч заводларын киләчәктә үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2025 елның 27 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгында республиканың кирпеч заводлары җитәкчеләре катнашында киңәшмә узды. Очрашуны министр урынбасары Илшат Гыймаев үткәрде.

Киңәшмә барышында оешмаларның 2024 елда кирпеч җитештерү буенча эшчәнлегенә йомгаклар ясалды, әлеге тармактагы агымдагы вәзгыять анализланды. Катнашучылар шулай ук 2025-2026 елларга төп бурычларны билгеләделәр.

Җыелганнарны сәламләп, И.Гыймаев Татарстан төзелеш комплексының 2024 елдагы төп нәтиҗәләре һәм казанышлары турында сөйләде. 2024 елда «Төзелеш» эшчәнлеге буенча эшләр күләме рекордлы күрсәткечләргә җитте һәм 880 млрд сум тәшкил итте. Күрсәтелгән хезмәтләр күләмен һәм торак-коммуналь комплексын оештыру күләмен 12,5% ка арттырды.

Министр урынбасары фикеренчә, торак төзелеше төзелеш тармагының төп драйверы булып тора. Һәм Татарстан өченче ел рәттән 3 млн кв. метрдан артып китә – 2024 елда 3 млн 450 мең кв.метрдан артык торак төзелгән.

Илшат Гыймаев фикеренчә, тармак үсешенең икенче драйверы – илкүләм проектларны, федераль һәм республика программаларын гамәлгә ашыру. Ул искәрткәнчә, 2025 елда 6 илкүләм проект буенча: «Тормыш өчен инфраструктура», «Гаилә», «Экологик иминлек», «Яшьләр һәм балалар», «Озак һәм актив тормыш», «Кадрлар», 48 республика һәм 4 дәүләт программасы буенча 88,44 млрд сумлык 3 342 объект төзү һәм капиталь ремонтлау планлаштырылган.

И.Гыймаев ассызыклаганча, төбәкнең төзелеш тармагы үсешенә республиканың төзелеш материаллары сәнәгате, шул исәптән кирпеч заводлары да зур өлеш кертә.

Республика оешмаларының җитештерү куәте республика территориясендә барлык төп төзелеш материалларын чыгарырга һәм Татарстанның төзелеш комплексын продукция белән тулысынча тәэмин итәргә мөмкинлек бирә. 2024 елда Татарстан Республикасы төзелеш индустриясенең эре һәм урта предприятиеләре генә дә төяп җибәргән продукция күләме 51,5 млрд сум тирәсе тәшкил иткән.

Министр урынбасары сүзләренә караганда, республиканың 400дән артык оешмасы үз эшчәнлеген төзелеш билгеләнешендәге производствода алып бара. Өстәвенә, яңа заводлар төзү һәм булган предприятиеләрне модернизацияләү дәвам итә. Соңгы 5 елда гына да Татарстанда 45 предприятие сафка бастырылган һәм яңартылган, шуларның 7се – 2024 елда.

2024 елда кирпеч җитештерү тармагындагы нәтиҗәләргә килгәндә, республика заводлары алдан алынган мәгълүматларга караганда 386,5 млн. данә кирпеч җитештергән һәм озаткан, шулардан керамик – 308,9 млн., силикат – 73,1 млн. һәм вибропрессланган – 4,5 млн.

Биржа сәүдәсе төзелеш тармагын үстерү һәм яңа юллар эзләү инструментларының берсе булып тора. Киңәшмәдә катнашкан ЦТС биржасы вәкилләре биржа сатулары механизмын куллануның перспектив мөмкинлекләрен әйттеләр, үзләренең программа белән тәэмин ителешен һәм алга таба ЦС ФГИС белән интеграцияләү мөмкинлеген күрсәттеләр.

Киңәшмәдә катнашучылар төзелеш индустриясен алга таба да ныгыту һәм үстерү зарурлыгы турында сөйләделәр. Моның өчен яңа технологияләр кертү, чыгарыла торган продукциянең ассортименты һәм номенклатурасы сыйфатын яхшырту, җитештерүне роботлаштыру һәм автоматлаштыру кебек юнәлешләрне үстерү таләп ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International