Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан төзелеш мәйданчыкларында хезмәт иминлеге кагыйдәләрен һәм нормаларын үтәү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.
Киңәшмәдә төзелеш тармагында хезмәт иминлеге буенча ведомствоара эш төркеме әгъзалары, төзүчеләр һәм дәүләт заказчылары, профильле уку оешмалары җитәкчеләре, республиканың 45 муниципаль берәмлеге вәкилләре катнашты.
Министр урынбасары Илшат Гыймаев сүзләренә караганда, төзелеш - икътисадның имгәнү куркынычы булган тармакларының берсе. «Соңгы биш елда төзелештә бәхетсезлек очракларының гомуми саны елына 22 очрактан артмады, әмма төзелеш мәйданчыкларында куркынычсызлык мәсьәләләре зур игътибар таләп итә, – диде И.Гыймаев. – Бәхетсезлек очракларының төп төре – биеклектән егылу, ул гомуми очракларның 80% тан артыгын алып тора».
Киңәшмәдә төзелештә хезмәт иминлеген оештыруның башка тармаклардан аерылуы ассызыкланды. Төзелеш процессында төрле предприятиеләр катнашканга күрә, аларның эшчәнлеге контроль һәм координация таләп итә. Хезмәтне саклау нормаларын һәм кагыйдәләрен үтәүне төзүчеләрнең, заказчыларның, подряд һәм субподряд оешмалары җитәкчеләренең имин хезмәт шартларын булдыруга җитди каравы шартларында гына тәэмин итәргә мөмкин.
Киңәшмәдә чыгыш ясаган «Идел буе» квалификацияләрне бәяләү үзәге генераль директоры Рәисә Бабаназарова хезмәт иминлеге буенча белгечләрнең төп җаваплылыгы мәсьәләләрен билгеләп үтте. Аерым алганда, ул бу өлкәдә бергәләп эшләүчеләрне чыгарырга тәкъдим итте. Моннан тыш, Р.Бабаназарова билгеләп үткәнчә, хезмәтне саклау хезмәтләре эшенең нәтиҗәлелеген бирелгән күрсәтмәләр буенча түгел, ә фактта бетерелгән хокук бозулар саны буенча бәяләргә кирәк.
Республиканың әйдәп баручы төзелеш компанияләренең берсе булган «Грань» ҖЧҖендә хезмәт куркынычсызлыгын тәэмин итү чараларын оештыру турында хезмәт иминлеге бүлеге башлыгы Светлана Хәйруллина сөйләде.
Исегезгә төшерәбез, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы республиканың төзелеш тармагында хезмәтне саклау буенча эшне Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе, үз-үзен җайга салучы оешмалар, муниципаль берәмлекләр, Дәүләт хезмәт инспекциясе, Россия төзүчеләр профсоюзы һәм дәүләт заказчылары белән тыгыз элемтәдә алып бара.
Безне шулай ук социаль челтәрләрдә укыгыз https://t.me/Minstroy_RT һәм https://vk.com/msagkh