ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгында төзүчеләр һәм дәүләт заказчылары катнашында Татарстанның төзелеш тармагының актуаль мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.
Киңәшмәне үткәргән ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Илшат Гыймаев җыелучыларга 2025 елның 1 мартыннан «Эскроу счетларын кулланып төзелеш подряды шартнамәләре буенча торак йортлар төзү турында»гы 186-ФЗ номерлы Федераль законның үз көченә керүен искәртте. Ул хосусый торак төзелешендә эскроу счетларын куллану турындагы федераль законның төп нигезләмәләренә һәм өстенлекләренә игътибар итте.
Закон индивидуаль торакның һәркем файдалана алырлык булуын, индивидуаль торак төзелеше базарының үтә күренмәлелеген арттыру, шулай ук хосусый йорт төзелеше сегментында профессиональ подрядчылар өчен проект финанславының аналогын булдыру өчен кабул ителде.
Әлеге хокукый акт торак төзелешенең бердәм мәгълүмат системасында подрядчы һәм ИЖС объектларын төзү турындагы мәгълүматны ачуны күздә тота. Бу ИЖСка акча кертүче гражданнарның һәм подрядчыга һәм заказчыга ипотека кредитлары яки займнар бирүче оешмаларның хокукларын яклау мөмкинлеге бирә.
Эскроу счетларын кулланып ИЖС төзү схемасы күпфатирлы йортлар төзү схемасына охшаш. Йортны сатып алучы акчаны банк оешмасында махсус счетка күчерә – ИЖС эскроу. Банк этаплап ИЖС төзелешенә кредит бирә. Банк кабул итү-тапшыру актын имзалаганнан соң, акча төзүче счетына күчерелә.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге закон үз көченә кергәнче үк аның нигезләмәләрен куллануны Дом.РФ банкы куллана башлады. Очрашу барышында «Банк ДОМ.РФ» АҖ корпоратив бизнес директоры Ирина Яшина һәм аның хезмәттәшләре торак өлкәсендәге тенденцияләр, финанслау механизмнары һәм шартлары, подрядчыларга таләпләр, ИЖС өлкәсендәге ипотека продуктлары һәм банк депозитлары турында җентекләп сөйләделәр.
Безне шулай ук социаль челтәрләрдә укыгыз https://t.me/Minstroy_RT һәм https://vk.com/msagkh