Торак төзелеше үсешенә ярдәм итүче Федераль фонд, Казан шәһәренең көньяк өлешендә, Идел буе территориясендәге 63 Га мәйданлы җир участогы буенча үткәрелгән аукционга нәтиҗәләр ясады. Әлеге аукцион дәүләт ярдәменә мохтаҗ булган аерым категория гражданнар өчен арзан һәм уңайлы торак төзү максатыннан оештырылган иде.
Аукөионда бердәнбер катнашучы буларак, ДТФ Фонды, җиңүче дип табылды. Аукционда бер квадрат метрның бәясе 31 080, 12 сумны тәшкил итте.