Агымдагы елда Татарстанда «Безнең ишегалды» республика программасын гамәлгә ашыру дәвам итәчәк.
«Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Зиннәтуллина сүзләренчә, якын арада ишегалларын төзелеш сезонына әзерләү башланачак. «Берничә атнадан халыкка төзекләндерүнең йомгаклау схемаларын тәкъдир итүгә керешәчәкбез. Исегезгә төшерәм, милекчеләрнең гомуми җыелышлары беркетмәләрен килештерү бурычы әлегә кадәр тәмамланмаган. Срок 14 март иде. Бүгенге көнгә 678 ишегалдының бары тик 468 ишегалды буенча гына беркетмәләр кабул ителгән, тагын 116 документ комплекты тикшерелә, 94 комплект әле дә муниципаль берәмлекләр эшендә», – диде Наилә Зиннәтуллина.
Челтәр оешмаларының эш графиклары программада катнашкан барлык 16 муниципалитет буенча да әзерләнгән. «Әлеге мәгълүмат нигезендә без юл эшләре һәм яктырту эшләре графигын формалаштыру этабына күчәбез. Яр Чаллы, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Лаеш һәм Мамадыш районнарында юл эшләре графиклары формалаштырылган инде. Эшләр 1 апрельдә башланачак», – дип хәбәр итте «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры.
Ишегалларын төзелеш сезонына әзерләү кысаларында территорияләрне законсыз корылмалардан чистарту яисә милекчеләр белән аларны тәртипкә китерү, шулай ук авария хәлендәге агачларны кисү эше бара.
Фотосурәт: https://dvor.tatar/news/tatarstan-luchshiy-region-po-realizatsii-programm-po-blagoustroystvu-dvorov/