Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «ТАССРның 100 еллыгы» станциясендә Казан метрополитенының икенче линиясенең беренче участогы төзелеше барышы белән танышты. Аны ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин һәм башкалар озата йөрде.
Икенче линиянең беренче участогын төзү барышы турында «Казметрострой» АҖ генераль директоры Марат Рәхимов сөйләде. 5,37 км озынлыктагы беренче участок дүрт станцияне үз эченә ала: «ТАССРның 100 еллыгы» (Юлиус Фучик урамы), «Академия» (Фучик һәм Завойский урамнары киселеше), «Зилант» (Фучик һәм Ломжа урамнары киселеше), «Тулпар» (Җиңү проспекты һәм Сахаров урамы киселеше). Эшләрне 2027 елда тәмамлау планлаштырыла.
Бүген «Академия» станциясеннән алып «ТАССРның 100 еллыгы»на кадәр уң яктагы перегонный тоннелен казу төгәлләнде. «Ләйсән» тоннель үткәрү комплексы эшенә узган елның мартында старт бирелгән иде.
Параллель рәвештә метро станцияләренең үзләре дә төзелә. Исегезгә төшерәбез, «ТАССРның 100 еллыгы» һәм «Имәнлек» станцияләре күчереп утырту станцияләре булачак. Бүген 400 метр озынлыктагы тоташтыргыч ботакны кулдан диярлек төзиләр. Хәзерге вакытта 126 метр әзер, аны 2026 елда тәмамлау планлаштырыла. Эштә Донецктан чакырылган шахтерлар да катнаша.
Марат Рәхимов шулай ук метрополитенның икенче линиясенең 2 участогын Универсиада Авылы һәм Республика клиник хастаханәсе юнәлешендә перспективалы үстерү схемасын күрсәтте. Хәзерге вакытта проект алды эшләре алып барыла (трассировка, башлангыч мәгълүматлар җыю, разведкалы бораулау).