Татарстан Коммуналь предприятиеләр берлеге 2024 елга йомгак ясады

2025 елның 28 марты, җомга

ТР Төзелеш министрлыгында «Татарстан Республикасы Коммуналь предприятиеләр берлеге» эш бирүчеләрнең төбәк тармак берләшмәсенең хисап-сайлау гомуми җыелышы узды. Җыелышта ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин катнашты.

Җыелышта ТР Коммуналь предприятиеләр берлегенең 2024 елдагы эшенә йомгак ясалды һәм агымдагы елга бурычлар куелды.

Хисап докладында Директорлар советы рәисе, ТКХ СПК әгъзасы Абрек Хәйруллин хәбәр иткәнчә, 2025 елда Татарстан Коммуналь предприятиеләр берлегенә 20 ел тула. Бу чорда торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыру, предприятиеләрнең суүткәргеч-канализация һәм җылылык хуҗалыгын яңадан коралландыру, каты көнкүреш калдыкларын утильләштерү, яңа, заманча, икътисади технологияләр кертү һәм башка мәсьәләләр хәл ителде.

Абрек Хәйруллин мәгълүматлары буенча, Татарстанның ТКХ өлкәсендә 1554 предприятие һәм оешма эшли. Бу, аерым алганда, 418 идарәче компания, 735 торак милекчеләре ширкәте, 195 ресурслар белән тәэмин итүче оешма.

Ел саен торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләре һәм оешмалары тарафыннан үз белгечләрен әзерләү һәм аларның квалификациясен күтәрү буенча зур эш алып барыла. 2024 елда 1837 белгеч белем алган.

Ахырда 2024 елдагы эш йомгаклары буенча Татарстан торак-коммуналь хуҗалыгы предприятиеләре һәм оешмаларының иң яхшы хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International