Узган шимбәдә Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясау программасын гамәлгә ашыруның барышы турында хәбәр итте.
Быел 911 йортны ремонтларга кирәк, шул исәптән 16сында милекчеләр капремонт фондын махсус счетларда формалаштыра. Программаның гомуми географиясе 42 муниципалитетны үз эченә ала. Бүгенге көндә кыска вакытлы планга үзгәрешләр кертү турындагы карар проекты Министрлар Кабинетында раслана.
Торак-коммуналь хуҗалыгы Фонды электрон аукционнар уздыру өлешендә эшен дәвам итә. Подряд оешмалары 562 күпфатирлы йортта билгеләнгән,шул исәптән 134 объектта - лифт җиһазларын алыштыру, 428 йортта - төзелеш - монтаж эшләрен башкару.
Эшләр 8 муниципалитетта 141 йортта башланган. Ике күпфатирлы йортта лифт җиһазлары алыштырылган. Программа буенча гомуми үтәлеш 5% тәшкил итә. Калган йортлар ремонтның актив фазасына әзерлек этабын уза. График буенча аларга апрель аеннан керешергә тиешләр.