Татарстанның муниципаль районнарында өстәл теннисы буенча биш үзәк ачылды

2025 елның 31 марты, дүшәмбе

Кичә Татарстан Республикасы муниципаль районнарында берьюлы биш өстәл теннисы үзәге тантаналы рәвештә ачылды. Видеоконференция режимында Әгерҗе, Апас, Баулы, Ютазы һәм Саба районнарында спорт объектлары ачылды.

Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Президенты киңәшчесе Игорь Левитин, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин, Россия Өстәл теннисы федерациясе президенты Александр Бабаков (видеоконференцэлемтә режимында) катнашты.

Исегезгә төшерәбез, 2024 елның 7 июнендә Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында Татарстан Хөкүмәте һәм РФ Өстәл теннисы федерациясе арасында физкультура һәм спорт өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Әлеге документ кысаларында бүген биш муниципаль районда өстәл теннисы үзәкләре ачылды.

РФ Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары, Россия Өстәл теннисы федерациясе президенты Александр Бабаков видеоконференцэлемтә режимында чарада катнашучыларны сәламләде. «Йөрәк шатлык белән тула, чөнки без боларның барысын да киләчәк өчен эшлибез», - дип белдерде ул.

Александр Бабаков Рөстәм Миңнехановка рәхмәт белдерде – чөнки аның җитәкчелегендә регионда күпсанлы спорт объектлары төзелә. «Бүген биш районда спорт белән шөгыльләнергә һәм яшь талантлар эзләргә ярдәм итүче яңа үзәкләр барлыкка килде, - диде Россия Өстәл теннисы федерациясе президенты. - Бу әле барысы өчен дә спорт белән шөгыльләнү мөмкинлеге дә. Шунысы куанычлы, ачылыш Татарстан өчен традицион булган Байлар Сабасында уза торган турнир вакытында уза. Безнең традицияләр барлык өлкәләрдә дә дәвам итсен өчен барысын да эшләргә кирәк. Шунысы мөһим, турнир республика турниры буларак башланды, ә бүген ул өстәл теннисы федерациясенең рәсми челтәрендә. Өченче ел рәттән турнирга төрле ил вәкилләре килә, димәк, аның киләчәге бик яхшы»

Александр Бабаков шулай ук искәрткәнчә, быел өстәл теннисы Федерациясенә 75 ел тула.

Россия Президенты киңәшчесе Игорь Левитин билгеләп үткәнчә, бу илдә беренче тапкыр – Россия Өстәл теннисы Федерациясе, Федерация субъектларының берсе буларак, Татарстан белән берлектә – мондый проектны гамәлгә ашырды һәм авыл районнарында биш спорт залы төзеде. Ул ассызыклаганча, бу залларда яшәүчеләргә спорт белән шөгыльләнергә мөмкин. «Бүген, универсаль спорт заллары җитмәгәндә, бу - барысы өчен дә яхшы үрнәк, - диде Игорь Левитин. - «Без мондый зур булмаган комплексларның авыл җиренә килүен күптән хыяллана идек. Даими рәвештә зур шәһәрләрдә төзибез, әмма спортның һәркайда мөмкинлеге булырга тиеш».

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзендә билгеләп үткәнчә, Россия Өстәл теннисы федерациясе белән багланышлар яхшы нәтиҗәләр китерде – кыска вакыт эчендә биш яңа үзәк төзелде. «Бу бик яхшы проект карары да, спорт төре дә – өстәл теннисы - ул һәркем өчен ачык һәм бик кирәкле. Сезгә, Александр Михайлович  һәм сезгә, Игорь Евгеньевич  ярдәмегез һәм спортны үстерүегез өчен рәхмәт белдерәсем килә. Һәм, әлбәттә, бу спорт заллары безнең яшьләр өчен эшләргә тиеш! Тәүлек буе барып чыкмаячак, әмма алар максималь файдаланылырга тиеш. Хәерле сәгатьтә!»

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International