Агымдагы елда Татарстанның ике китапханәсе «Гаилә» икүләм проекты буенча ремонтланачак

2025 елның 1 апреле, сишәмбе

Мамадыш муниципаль районының үзәк китапханәсе һәм Казан шәһәренең үзәк китапханә системасының 25 нче филиалы 2025 елда капиталь ремонт планына кертелгән.

Эшләр «Гаилә» илкүләм проектына керә торган «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль программасы буенча башкарылачак.

Хәзерге вакытта бу объектлар буенча аукционнар узды һәм дәүләт контрактлары төзелде.

Мамадышта беренче китапханә революциягә кадәр үк, 1898 елда, шәһәр управасы каршында өч бүлеге: рус, татар һәм балалар бүлеге белән ачыла. 1979 елда район китапханәләре бердәм үзәкләштерелгән системага берләштерелә: үзәк район китапханәсе, Үзәк балалар китапханәсе, 51 авыл китапханә-филиалы. Фондта 45 808 китап исәпләнә. Биредә 3 795 кулланучы теркәлгән.

Капиталь ремонт барышында Мамадыш үзәк китапханәсенең ике катлы бинасында тәрәзәләрне, түбәләрне, ишекләрне алыштыру планлаштырыла. Шулай ук җылыту һәм су белән тәэмин итү системалары яңартылачак, эчке эшләр башкарылачак.

Казанның 25 нче китапханәсенә 1932 елда нигез салына һәм ул башта Волгоград урамында урнашкан була. 1955 елда аны Казан педагогика училищесының Побежимов урамындагы Горбунов исемендәге заводтан арендага алынган тулай торак бинасына күчерәләр, ул хәзерге вакытта да шунда урнашкан. Китапханә фондында 30 000 нән артык китап бар. Ел саен анда 2500дән артык укучы йөри.

Капиталь ремонттан соң 259 кв. м мәйданлы китапханәдә яңа тәрәзәләр, ишекләр, идән өслеге һәм электротехник җиһазлар барлыкка киләчәк. Биредә стеналар һәм түшәмнәр бизәләчәкләр, эчке инженерлык системалары ремонтланачак. Моннан тыш, аз хәрәкәтләнүче гражданнар өчен керү мөмкинлеген формалаштыру кысаларында төзүчеләр адаптацияләнгән керү төркемен булдырачаклар.                                              

Ике мәдәният учреждениесенә капиталь ремонт ясауга 34,8 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән, шуның 7,3 млн сумы – республика бюджеты акчалары.

Фотода: Мамадыш үзәк китапханәсе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International