Татарстан Республикасында, Дәүләт торак инспекциясе (ДТИ) мәгълүматлары буенча, күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау буенча эшләнгән эшләрнең гомуми суммасы 4,7 млрд. сум, әлеге сан еллык лимитның 99,9% тәшкил итә.
Бу турыда бүген, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, республика киңәшмәсендә хәбәр итте.
Барлык муниципаль оешмалар белән видеоконференцэлемтә режимында үткән киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов катнашты.
Ирек Фәйзуллин искәртеп киткәнчә, бүгенге көндә, 2013 ел капиталь ремонт программасына кергән 841 күп фатирлы йортның 839ында капиталь ремонт эшләре тәмамланган.
Экономияләнгән чаралар хисабына өстәмә программага 82 күп фатирлы торак йорт кергән, аларда хәзер фасад, лифт җиһазлары ремонтлау һәм башкалар буенча эшләр эшләнелгән (Казанда һәм Әлмәттә).
Хәзерге вакытта барлык 160 гомуми белем бирү һәм 7 коррекцион мәктәптә, капиталь ремонт программасы кысаларында, эшләрнең иң мөһимнәре тәмамланган, дип хәбәр итте ТР Төзелеш Министрлыгы башлыгы. Шул ук вакытта 8 гомуми белем бирү һәм бер коррекцион мәктәптә, уку процессына зыян китермичә, экономияләнгән чаралар хисабына эшләр дәвам ителә, дип аныклады ул.
2 контурлы казан урнаштыру программасын тормышка ашыру кысаларында, 2013 елда, газификация Фонды тарафыннан, 4 мең 9 фатир һәр фатирны аерым җылытуга күчерелгән. 2014 ел өчен 5 мең 332 фатирны аерым җылыту системасына күчерү программасы формалаштырылган. “Чиста су” программасы буенча 2013 елда 286,2 км су белән тәэмин итү челтәре сузылган, 25 артезиан скважинасы борауланган, 23 суэтем башнясы урнаштырылган. 45 муниципаль оешмадагы 106 торак пунктта су белән тәэмин итү яхшырган. Ирек Фәйзуллин сүзләренә караганда, 2014 елда 210 км суүткәргеч челтәр төзү, 24 артезиан скважинасы бораулау һәм 19 суэтем башнясы урнаштыру планлаштырылган. Эшләрне 2015 елда да дәвам итү өчен 25 муниципаль оешмадагы 34 чараны проектлаштыра башларга кирәк.
2014 елда Татарстанда бюдңет учреждениеләрен җыллык белән тәэмин итү сыйфатын күтәрү программасын тормышка ашырыла башланачак. Моннан тыш, авыл торак пунктларындагы урамнарны яктыртуны яхшырту программасы эшли башлаячак. Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, программа лимитлары билгеләнгән инде, әлеге программага район үзәкләре һәм шәһәрләреннән тыш, бары тик авыл торак пунктлары гына керәчәк, дип ассызыклады ул. ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министры, шулай ук, ТКХ тармагы өчен кадрлар әзерләү һәм яңадан әзерләү программасы турында да сөйләде. Әлеге программа республикада икенче ел эшләп килә (2012-2016 елларга ТР ТКХ өлкәсенә кадрлар әзерләү, яңадан әзерләү һәм квалификацияләрен күтәрү буенча чаралар кысаларында).
2013 елның 6 ноябре торышына, республика буенча гомумән алганда, ТКХ өлкәсендәге 3628 белгеч укытылды, әлеге сан еллык планның 76% тәшкил итә. 2013 елда укыту һәм квалификацияләрен күтәрү планын 39 муниципаль районда үтәгәннәр, 6 муниципаль районда эшләр дәвам итә.
ТР Төзелеш Министрлыгы башлыгы, муниципаль районнарда күп функцияле үзәк (КФҮ) урнаштыру өчен объектларны капиталь ремонтлау, авыл мәктәпләрендә җылы санитар төеннәр урнаштыру, ветеринар берләшмәләрне капиталь ремонтлау барышы, шулай ук гомуми белем бирү учреждениеләренә керә алуны тәэмин итү буенча чаралар турында сөйләде. Аерым алганда, “Арзан һәм уңай тирәлек” программасы кысаларында, 2013 елда, республиканың 14 муниципаль оешмасындагы 15 мәктәп буенча мөмкинлекләре чикләнгән затларны мәктәпләргә кертү тәэмин ителгән.