Узган шимбәдә Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин күп фатирлы йортлар һәм социаль-мәдәни өлкә объектларын төзү буенча республика һәм федераль программаларны гамәлгә ашыру барышы һәм башка чаралар турында сөйләде.
Киңәшмә барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды, аны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Марат Айзатуллин, аерым алганда, Татарстанда «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча Менеделеевск, Яшел Үзән, Балык Бистәсе һәм Кайбыч районнарында җәмәгать урыннарын төзекләндерүгә керештеләр, дип хәбәр итте. Башка объектларда график буенча эшләрне 10 майга кадәр башлау планлаштырыла.
Агымдагы елда республикада «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проектына керә торган «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль программасы буенча барлыгы 51 җәмәгать киңлеге төзекләндереләчәк. Бу максатларга 1 млрд 719 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән, шул исәптән 244 млн сумга якын – республика бюджетыннан.
Исегезгә төшерәбез, төзекләндерү программасына 7 объект керде, алар кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр мохите булдыруның иң яхшы проектлары Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләр булдылар. Болар – Яшел Үзән муниципаль районының Зөя шәһәрендә «Зөя ярының Югары променады», Әгерҗе муниципаль районының Әгерҗе шәһәрендә «Вокзал һәм Ометов урамнарын үстерү», Югары Ослан муниципаль районының Иннополис шәһәрендә «Квант бульвары» проектлары.
Шулай ук Бөтенроссия конкурсында уңышлы катнашу нәтиҗәсендә Арча муниципаль районының Арча шәһәрендә «Арча сюжетлары – тарихи кварталның яңа тормышы», Менделеевск муниципаль районының Менделеевск шәһәрендә «Камашево» пейзаж паркы, Яшел Үзәннең «Полукамушки» тарихи кварталы яңартылачак. Чистайда Ленин урамын Лев Толстой урамыннан Нариманов урамына кадәр комплекслы үстерү планлаштырыла.