Татарстанда социаль-мәдәни өлкә объектларын төзү дәвам итә

2025 елның 7 апреле, дүшәмбе

Узган шимбәдә Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин социаль-мәдәни өлкә объектлары төзелеше турында хәбәр итте.

Мәгариф өлкәсендә 11 объект, шул исәптән 6 гомуми белем бирү мәктәбе төзелә. Буада объект төзелешен башлауга әзерлек бара. Калган 5 мәктәп подрядчыларда эшли. Гомуми үтәлеш 23% тәшкил итә.

Биш балалар мәгариф учреждениесенең дүртесендә төзелеш-монтаж эшләре алып барыла, аларның үтәлеше 21% ка бәяләнә. Казанда тагын бер балалар бакчасы буенча әзерлек эшләре алып барыла.

Сәламәтлек саклау өлкәсендә быел 53 объект төзеләчәк. Фельдшер-акушерлык пунктларын төзү эшләре 32% ка башкарылган. Эшләр 46 объектта алып барыла. Кукмара районында соңгы объект буенча эшләр 7 апрельдә башланачак. Тагын алты медицина объектында төзелеш-монтаж эшләре күләме 23% тәшкил итте.  Барлык объектлар да подрядчыларда эшли.

Яшьләр сәясәте линиясе буенча 2025 ел планына 11 объект кертелгән. Бу, шул исәптән, 8 балаларны савыктыру лагере, аларның яртысы төзелеп килә инде. Тагын дүрт объектны 10 апрельдән соң төзи башлау планлаштырыла.

Төзелергә планлаштырылган өч яшьләр үзәгенең икесендә эшләр алып барыла. Гомуми үтәлеш – 29%. Калган объект буенча подрядчылар апрель азагында эшкә керешәчәк.

Республиканың спорт инфраструктурасы быел 23 объект белән тулыланырга тиеш. Аларның 4 – ябык футбол манежлары, алар буенча гомуми үтәлеш 7% ка бәяләнә.

Универсаль спорт мәйданчыклары төзелешенә старт бирелде. Подрядчы Казандагы объектка чыкты. 17 объектта, план нигезендә, апрель азагына кадәр эшкә керешәчәкләр.

Быелгы иң масштаблы объект – күчмә футболны үстерү үзәге. Бүгенгә аның әзерлеге 33% тәшкил итә.

«Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы ярдәмендә быел мәдәният тармагында дүрт объект төзеләчәк. Ике КФҮ һәм район мәдәният йорты төзелеше буенча эшләр күләме, узган ел лимитларын исәпкә алып, бүгенге көнгә 30% тәшкил итә.  Буа районында объект буенча эшкә апрель уртасында керешәчәкләр.

Яшел Үзән районында «Гаилә» илкүләм проектына кертелгән кайгырту йорты төзелеше буенча эшләр 47% ка бәяләнә.

«Экологик иминлек» илкүләм проекты кысаларында Казанда ләм кырларын рекультивацияләү проекты 88% ка үтәлгән.

Марат Айзатуллин кыскача социаль инфраструктураның башка объектларын төзү буенча өч республика программасын гамәлгә ашыру турында сөйләде.

Башкарма комитетлар программасы буенча 15 объект төзелә башлаган, бүгенгә 13% үтәлгән. Минзәлә районында объект буенча эшкә 7 апрельдә керешәчәкләр.

Комплекслы хезмәт күрсәтүнең алты пункты төзелешендә эшләрнең актив фазасына керештеләр: монда 8% үтәлешне теркибез. Чүпрәле районында җиденче объект апрель азагында башлана.

Янгын сүндерү деполары биналарын төзү программасы буенча Актаныш һәм Биектау районнарында төзелеш-монтаж эшләренең 10% ы башкарылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International