14-16 май көннәрендә Казанда IPM халыкара күчемсез милек күргәзмәсе узачак

2025 елның 8 апреле, сишәмбе

14-16 май көннәрендә «Россия – ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумы кысаларында күчемсез милек, девелопмент, архитектура һәм дизайн өлкәсендә International Property Market (IPM) халыкара күргәзмәсе һәм конференциясе икенче тапкыр узачак. Ул төрле илләрдән әйдәп баручы экспертларны, инвесторларны һәм девелоперларны берләштерәчәк һәм халыкара хезмәттәшлек өчен яңа мөмкинлекләр ачачак. Күргәзмә Россиядә һәм чит илләрдә төзелеш индустриясе һәм девелопментының икътисади нәтиҗәлелегенә багышланган, һәм дәүләт секторы белән төзүчеләрнең турыдан-туры диалогы өчен илдә төп платформаларның берсе булачак.

IPM күргәзмәсенең гомуми мәйданы 10 000 кв. метрдан артык тәшкил итәчәк. Россиянең һәм чит илләрнең иң эре төзүчеләре, архитекторлары, әйдәп баручы төзелеш компанияләре үзләренең флагман объектларын тәкъдим итәчәкләр һәм беренче тапкыр яңа проектларны тәкъдир итәчәкләр.

IPM күргәзмәсендә зур эшлекле программа планлаштырылган.

Эшлекле программаның берничә секциясен РФ төзелеш һәм ТКХ министрлыгы модерацияли һәм оештыра. Программаның бу трегы төзүчеләрнең һәм төзелеш компанияләренең иң актуаль сораулары буенча фикер алышырга, шул исәптән төзелеш базарына ярдәм итү чаралары турында дискуссия үткәрергә мөмкинлек бирер дип көтелә.

Россия төзүчеләре өчен күргәзмә ислам дөньясы илләрендә, MENA илләрендә партнерлар эзләү өчен мәйданчык булачак. Үз чиратында чит ил инвесторлары перспективалы Россия проектлары белән таныша алачак. Күргәзмәдә катнашуларын Татарстан, Россия төбәкләре, Төркия һәм Бакуның алдынгы компанияләре раслады.

2025 елның 15-16 маенда IPM кысаларында IBEIS 2025 архитектура мохите буенча Халыкара ислам симпозиумы узачак. Әлеге чара әйдәп баручы галимнәрне, архитекторларны, практик урбанистларны, дәүләт һәм дини оешма вәкилләрен ислам кыйммәтләренең шәһәрләрнең тотрыклы үсеше концепциясенә интеграциясе турында фикер алышу өчен берләштерәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International