Татарстан Республикасы һәм Бурятия Республикасы арасында хезмәттәшлек турындагы Килешүгә кул куелды

2013 елның 11 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасын һәм Бурятия Республикасын 4 мең километр  һәм биш сәгать аерма аерып торуга карамастан, региоонарның үзара хезмәттәшлек итү өчен киртәләр юк. Бу турыда бүген, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Бурятия Республикасы делегациясе әгъзалары һәм Бурятия Республикасы Башлыгы – Бурятия Республикасы Хөкүмәте Рәисе Вячеслав Наговицын белән очрашуда хәбәр итте.

Очрашу ТР Президенты резиденциясендә, Казан Кремлендә үтте.

Кунакларны сәламләгәндә Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Бурятия Республикасы бай тарихка, табигый чыганаклар запасына, сәнәгать базасына ия. Аерым алганда, Бурятиядә җитештерелә торган вертолетлар, әлеге тармакны лаеклы дәрәҗәдә тәкъдим итәләр һәм дөнья базарында конкурентлыкка сәләтле продукция булып тора, диде ул.

Үзара өйрәнү һәм хезмәттәшлек итү өлкәләренә килгәндә исә, Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, бүгенге көндә Татарстанның информацион технологияләр үсешендәге һәм “Ачык Татарстан”, “Халык контроле”, “Электрон Хөкүмәт” һәм башка проектларны тормышка ашырудагы тәҗрибәсе Бурятия өчен файдалы булырга мөмкин. Моннан тыш, Татарстан инновацион һәм индустриаль мәйданнар һәм үстерү, шул исәптән технопарклар, технополислар, бизнес-инкубаторлар һәм башкаларны барлыкка китерү буенча җитди тәҗрибәгә ия. Рөстәм Миңнеханов “Алабуга” махсус икътисади зона һәм аның территориясендә инвесторлар җәлеп итү һәм яңа производстволар оештыру өчен барлыкка килгән шартлар турында тулыпак сөйләде.Ел ахырына кадәр “Алабуга” МИЗда тагы дүрт яңа произвоство ачылачагын искәртте, гомумән алганда, бүгенге көндә “Алабуга” МИЗда 38 компания-резидент теркәлгән.

Техник типтагы тагын бер махсус икътисади зона – “Иннополис” МИЗ да үсеш алды, дип хәбәр итте Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов Бурятиядән килгән коллегаларга узган елның җәендә Татарстан башкаласында үткәрелгән киң масштаблы вакыйга – Казандагы 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданы да искәртеп китте.

Татарстан яңа спорт вакыйгалары көтә, диде Рөстәм Миңнеханов, 2015 елда Казанда спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты, 2018 елда – футбол буенча дөнья чемпионаты уеннары булачак.

 Очрашу ахырында Татарстан Республикасы һәм Бурятия Республикасы арасында сәүдә-икътисад, фәнни-техник һәм социаль-мәдәни хезмәттәшлек турындагы Килешүгә кул куелды. Документка Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Бурятия Республикасы Башлыгы – Бурятия Республикасы Хөкүмәте Рәисе Вячеслав Наговицын кул куйдылар.

Исегезгә төшереп үтәбез, Казандагы сәфә кысаларында, Бурятия Республикасы делегациясе әгъзалары югары технологияләр өлкәсендәге технопарк – Казандагы ИТ-паркта булачаклар, Бурятия Республикасы һәм Татарстан Республикасының икътисади потенциалы презентацияләнәчәк бизнес-форумда катнашачак, Казан федераль университет ( КФУ), спортның су төрләре Сарае һәм яңа “Казан Арена” футбол стадионында булачак. Кунаклар, шулай ук, “Казан вертолет эаводы” ААҖ, “Химград” технополисы, ТР Агросәнәгать паркы һәм республиканың башка предприятиеләренең эшчәнлеге белән танышачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International