Дамир Шәйдуллин ТР Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты утырышында чыгыш ясады

2025 елның 8 апреле, сишәмбе

Бүген Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты һәм аның каршындагы Эксперт советының уртак утырышында Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең 2024 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре турындагы хисап каралды. Утырыш эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, ТР Рәисенең Дәүләт Советындагы тулы вәкаләтле вәкиле Тимур Ногманов, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты.

Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин республикадагы торак базарындагы вәзгыять турында сөйләде. Аның сүзләренчә, республика торакны файдалануга тапшыру күләме буенча алдынгы урыннарны биләвен дәвам итә. «2024 елда республика, 3 млн 453 мең кв.м. торак файдалануга тапшырып, үз рекордын куйды, – дип ассызыклады Дамир Шәйдуллин, – Татарстан Идел буе федераль округында лидерлыкны саклап калды. Ил төбәкләре арасында бу күрсәткеч буенча без бишенче урында».

Шул ук вакытта Татарстанда, бөтен илдәге кебек үк, торак базарында узган елның икенче яртысыннан сатулар кимү күзәтелә. Моның сәбәбе ташламалы ипотека программаларының максатчан аудиториясе тараюы, яңа төзелешләрдә фатирлар сатып алуга ихтыяҗның кимүе һәм торак базарын товарлаштыру, беренчел һәм икенчел базарларда бирелгән ипотека кредитлары күләменең һәм санының кимүе. Республикада 2024 елда, 2023 елның шул ук чоры белән чагыштырганда, бирелгән ипотека кредитлары саны 36% ка һәм өлешле катнашу шартнамәләре буенча 34,6% ка кимегән.

Дамир Шәйдуллин хәбәр иткәнчә, төзелеш тармагына ярдәм итүнең яңа коралы – «Инфраструктура менюсы» ярдәмендә республикада Казан агломерациясендә инженерлык һәм юл инфраструктурасын модернизацияләү проектлары эшләтеп җибәрелгән, алар өстәмә рәвештә 2035 елга кадәр 10 млн кв.м. торакны файдалануга тапшырырга мөмкинлек бирәчәк.

Республикада социаль һәм инженерлык инфраструктурасы объектларын төзү һәм ремонтлау буенча зур эш алып барыла. 2024 елда 157,53 млрд сумлык 3722 объект төзелгән һәм ремонтланган. Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенә килгәндә, күрсәтелгән хезмәтләр күләме якынча 64 млрд сум тәшкил итте, бу 2023 ел белән чагыштырганда 12,3% ка күбрәк. «Бу тармакның тотрыклы эшенең нигезе булып халыкның коммуналь хезмәтләргә вакытында түләве һәм тулылыгы тора. 2024 ел нәтиҗәләре буенча түләүләр җыелу дәрәҗәсе 99,3% ка җитте», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары.

Комитет утырышында башка мәсьәләләр дә каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International