Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында «ЦТС» Биржасы» АҖ белән биржа сатулары механизмын һәм төзелештә бәя куюның Федераль дәүләт мәгълүмат системасы (ЦС ФГИС) төзелеш ресурсларының тулылануын сынау эшен оештыру буенча семинар-киңәшмә узды. Анда ТР Финанс министрлыгының Казначылык департаменты, Ведомство буйсынуындагы һәм подрядчы оешма вәкилләре катнашты.
Киңәшмәне үткәргән министр урынбасары Илнур Нурмөхәммәтов хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгында биржа сатулары механизмын сынау буенча максатчан эш алып барыла. Аерым алганда, хәзерге вакытка министрлык ЦТС биржасында 12 подряд оешмасын һәм 16 тәэмин итүчене теркәгән. Бәяләрне төшерүгә 13 аукцион үткәрелгән, аларның нәтиҗәләре буенча 9 млн. сумлык килешүләр төзелгән. Бу юнәлештә уртак эш дәвам итә.
«ЦТС» Биржасы» АҖнең GR департаменты директоры Дмитрий Золотов Татарстан Республикасында башкарыла торган эшнең әһәмиятен билгеләп үтте, ул Россия Федерациясе өчен төп төзелеш продукциясенә үтә күренмәле бәя куюга ярдәм итә һәм подрядчыларга төзелеш һәм инерт материаллар җитештерүчеләрнең төрле лотларына дискриминациясез керү мөмкинлеге бирә.
Шулай ук ТР Төзелеш министрлыгы һәм «Төзелеш һәм архитектура буенча Татарстан Республикасы дәүләт экспертизасы һәм бәяләр ясау идарәсе» ДАУ үзәк система федераль дәүләт мәгълүмат системасының актуаль мәгълүмат белән тулылануына мониторинг үткәрә. Бу мәгълүматлар төзелеш ресурсларының смета бәяләрен формалаштыру һәм төзелешнең смета бәясе үзгәрү индексларын исәпләү өчен кирәк. Моннан тыш, министрлык бәя хасил итә торган төзелеш ресурслары белән тәэмин итүчеләр, җитештерүчеләр һәм төяү-бушату һәм стивидор хезмәтләре күрсәтүче оешмалар белән аңлату эшләре алып бара. 2025 ел башына үзәкнең ФГИС ЦСта Татарстанның 753 оешмасы теркәлгән.