Бу хакта узган шимбәдә ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә республиканың Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасына быел 911 объект кертелгән, шуларның 16сының махсус счетлары бар, анда милекчеләр капиталь ремонт фондын формалаштыра. Йортларны ремонтлау эшләре 42 муниципаль берәмлектә башкарылачак. Хәзерге вакытта кыска вакытлы планга үзгәрешләр кертү турындагы карар проекты Министрлар Кабинетында раслана.
Электрон аукционнар оештыру эше дәвам итә. Торак-коммуналь хуҗалык фонды 562 күпфатирлы йортта подряд оешмаларын билгеләде, шул исәптән лифт җиһазларын 134 объектка алмаштыру, 428 йортта төзелеш-монтаж эшләрен башкару буенча.
Хәзерге вакытта сәүдә ителгән объектлар кысаларында эшләр 23 муниципалитетта урнашкан 269 йортта алып барыла. Программа буенча гомуми үтәлеш 11% тәшкил итә. Калган йортлар ремонтның актив фазасына әзерлек этабын уза. График буенча аларга агымдагы ай уртасында керешергә тиешләр.