Менделеевскида илкүләм проект буенча «Камаш» пейзаж паркын төзекләндерү эшләре башланды

2025 елның 17 апреле, пәнҗешәмбе

Августта Менделеевскиның элеккеге «Химик» стадионы урынында «Камаш» пейзаж паркы барлыкка киләчәк.

Территория шәһәрнең үзәк өлешендә урнашкан һәм 1 гектардан артык мәйданлы йөгерү юлы булган футбол кырыннан гыйбарәт. Участок кыргый куаклар, агачлар белән капланган. Хәзер кишәрлекне алардан арындыралар һәм туфракның үсемлек катламын алалар.

Проект буенча беренче этап кысаларында территорияне реконструкцияләү, яңа җәяүлеләр һәм йөгерү юлларын төзекләндерү, видеокүзәтү системасы өстәлгән, яктырту урнаштыру каралган, борт ташлары алыштырылган, бетон брусчатка һәм асфальт җәелгән. Биредә алма бакчасы утыртылачак, балалар мәйданчыклары һәм спорт комплекслары булдырылачак.

Шулай ук төзүчеләр тарихи урынны – элек халык концертларга һәм биюләргә җыелган «Ракушка»ны тулысынча яңартачак. Нәтиҗәдә үз амфитеатры белән ял итү зонасы барлыкка киләчәк.

Моннан тыш, паркта бик күп кече архитектура формалары: тренажерлар, эскәмияләр, урналар, таган барлыкка киләчәк.

Узган ел Менделеевск халкы кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр мохите булдыруның иң яхшы проектлары Бөтенроссия конкурсында актив катнашты. Нәтиҗәдә, «Камаш» пейзаж паркы 7 җиңгән объект исәбенә агымдагы елда Татарстанның җәмәгать урыннарын төзекләндерү программасына кертелде.

Исегезгә төшерәбез, 2025 елда «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проектына керә торган «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль программасы буенча республикада барлыгы 51 җәмәгать урыны төзекләндереләчәк. Бу максатларга 1 млрд 719 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән, шул исәптән 244 млн сумга якын – республика бюджетыннан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International