600дән артык волонтер Татарстанда төзекләндерү объектлары өчен Бөтенроссия тавыш бирүне гамәлгә ашыруда ярдәм итәчәк

2025 елның 17 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында «Уңайлы шәһәр мохитен булдыру» федераль проекты кысаларында киләсе елда төзекләндерү объектларын сайлау буенча ел саен үткәрелә торган Бөтенроссия тавыш бирү башлана.

Тавыш бирүдә Татарстан Республикасының һәр муниципаль районында һәм шәһәр округында төрле объектлар тәкъдим ителәчәк, шулардан халык 2025 елга «Безнең ишегалды» программасына кертү өчен парклар, скверлар, яр буйлары һәм ишегалларын сайлый алачак.

Тавыш бирүдә 14 яшьтән башлап һәр граждан катнаша ала. Татарстан халкына проект турында 600дән артык волонтер сөйләячәк. Аларны брендлы форма буенча белергә була, алар QR-кодлы листовкалар тарата һәм гражданнарга теләгән объектлар өчен тавыш бирергә ярдәм итә. Волонтерлык эшчәнлеге республикада «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

Волонтерлык программасы операторлары булып Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы «Татарстан Республикасы ихтыярыйчылык мәгълүмати-ресурс үзәге» АНО белән берлектә тора.

«Ел саен волонтерлар Татарстан Республикасында яшәүчеләргә төзекләндерү объектларын сайларга ярдәм итә. Проектка мөмкин кадәр күбрәк гражданнарны җәлеп итү өчен мәгълүматны  дөрес итеп җиткерү мөһим бурыч. Проектта катнашучы барлык волонтерлар да тиешле белем ала һәм эшләү өчен кирәкле күнекмәләргә ия», – дип билгеләп үтте «Татарстан Республикасы ихтыярыйчылык мәгълүмати-ресурс үзәге» КАО башкарма директоры Айрат Мөбәрәкшин.

Татарстан Республикасы буенча волонтерлар Казанда, Азнакайда, Яр Чаллыда, Түбән Камада, Әлмәттә, Яшел Үзәндә, Бөгелмәдә, Алабугада, Лениногорскида, Чистайда, Зәйдә, Нурлатта, Менделеевскида, Баулыда һәм Арчада 25 урында эшләячәк.

«Бу проектта волонтер сыйфатында беренче тапкыр катнашуым түгел. Республика халкы ни өчен тавыш бирергә һәм киләчәктә нинди үзгәрешләр күрергә теләүләрен өйрәнә. Миңа төрле сәбәпләр аркасында тавыш бирү авыр булган өлкән буынга ярдәм итү ошады. Тавыш бирүдә мөмкин кадәр күбрәк илебез халкы катнашырга тиеш, чөнки шәһәрләребезнең тышкы кыяфәте аларның сайлавына бәйле булачак», – дип уртаклашты Түбән Кама районыннан волонтер Роман Сергеев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International