Татарстанда торакны файдалануга тапшыру планын 47 процентка үтәгәннәр, әлеге күрсәткеч 1 млн 542 мең кв. м тәшкил итә. Бу хакта узган шимбәдә Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне республиканың барлык районнары белән видеоконференцэлемтә рәвешендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Министр билгеләп үткәнчә, коммерцияле төзелеш тармагында иң аз үтәлеш күзәтелә. Хәзерге вакытка еллык күләмнең 10 проценты гына файдалануга тапшырылган, бу 175 мең кв.м. Социаль ипотека программасы кысаларында гомуми мәйданы 52 мең кв. м булган 4 күпфатирлы йорт файдалануга тапшырылган, бу план үтәлешенә 32% дәрәҗәсендә туры килә. Министр искә төшергәнчә, 2025 елга йөкләмәләрдә әлеге программа буенча 35 йорт төзү каралган.
Шулай ук шәхси торак төзелеше линиясе буенча еллык планның 93% ы үтәлгән, 1 млн 314 мең кв.м торак тапшырылган.