Әлмәт районында авыл участок полиция хезмәткәрләре өчен йортлар төзүнең барышы

2013 елның 12 ноябре, сишәмбе

Бу елны Татарстанның 39 районында полиция участок пункты белән торак йорт берләшкән 82 комплекс төзү планлаштырыла. ТРда хокук бозуларны профилактикалау буенча 2011-2014 елларга планлаштырылган Комплекслы программа кысаларында, Әлмәт районындагы Яңа Каширово һәм Рус Акташы авылларында авыл участок полиция хезмәткәрләре өчен ике хезмәт йорты төзелә.

Яңа Каширово авылындагы индивидуаль торак йорттагы төзелеш эшләрен подрядчы оешма “АльмаСтрой” ҖЧҖ башкара. Әлеге объектта эшләр агымдагы елның июль аенда башланды һәм бүгенге көндә ахырына якынлаша. Хәзерге вакытта бинаның эчке ягын бизәү эшләре бара. Линолеум җәю, ишек урнаштыру, обои ябыштыру эшләре генә калып бара. Бер якта участок полиция хезмәткәренең гаиләсе яшәяәчәк. Монда 2 йокы бүлмәсе, зал, ашханә, кием бүлмәсе, ванна бүлмәсе һәм санузел бар. Икенче якта участок полиция хезмәткәренең эш кабинеты һәм гражданнарны кабул итү кабинеты булачак. Барлык бүлмәләр дә җиһазлар белән җиһазланачак.

“Төзелештә проблемалар юк. ӘМР башкарма комитеты тарафыннан үтәлергә тиешле барлык эшләр дәбик тиз үтәлде. Булган сораулар тиз һәм югары дәрәҗәдә чишелде”, - дип ассызыклады “АльмаСтрой” ҖЧҖ директоры марат Әмирханов.

Рус Акташы авылында участок полиция хезмәткәренә йорт кына төзелә, чөнки полиция терәк пункты бинасы каршыда гына урнашкан. Әлеге объектның подрядчысы булып, “Современные строительные системы” ҖЧҖ тора. Йортның мәйданы 80 квадрат метрны тәшкил итә.

“Барлык эшләр дә тәмамлану алдында тора. Документацияне рәсмиләштерәсе генә калды”, - “Современные строительные системы” ҖЧҖ директоры Айрат Мәүлетбаев.

Район башлыгы Мәзит Салихов эшләнгән эшләргә бәя бирде: “Эшләр кайный. Нигездә бизәү эшләре калып килә. Июльдә башланган эшләр график буенча эшләнеп килә. Ноябрь ахырына кадәр файдалануга тапшырырга кирәк, вакытында өлгерербез, дип уйлыйм. Әлбәттә, технологияләрне исәпкә алмыйчан тизрәк тә эшләргә була, ләкин без барысын сыйфатлы итеп эшләргә телибез. Подрядчылар 20 ноябрьгә эшләрне тәмамларга уйлыйлар. Участок полиция хезмәткәрләренә монда яшәргә һә үз эшчәнлеген алып барырга уңайлы булачак”.

Полиция участок пункты белән торак йорт берләшкән комплекс төзү ярдәмендә, участок полиция хезмәткәре халыкка якынрак булачак һәм тәүлек буе ярдәм итә алачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International