Бүген Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында 2026 елда төзекләндерү өчен җәмәгать урыннарын сайлап алу буенча онлайн-тавыш бирүне оештыруга һәм уздыруга багышланган брифинг узды. Анда ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Владимир Кудряшев катнашты.
21 апрельдә 2026 елда төзекләндерү өчен җәмәгать урыннарын һәм ишегалды территорияләрен сайлау буенча бөтенроссия онлайн тавыш бирү башланды. Тавыш бирү 12 июньгә кадәр дәвам итәчәк, җиңгән объектлар «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проектына кергән «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль программасы һәм «Безнең ишегалды» республика программасы буенча үзгәртеп корылачак.
Владимир Кудряшев сүзләренчә, җәмәгатьчелекне территорияләрне сайлаганда иҗтимагый фикер алышулар этабында да, проектлау этабында да җәлеп итү Татарстанда 2015 елдан бирле уңышлы кулланыла.
«Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру буенча федераль программа нәкъ менә Татарстанда эшли башланды. Республика тәҗрибәсен РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында югары бәяләделәр, нәтиҗәдә аны бөтен Россиягә трансляцияләргә тәкъдим иттеләр. Татарстанда эшләнгән практика һәм регламентлар төзекләндерүнең федераль стандартларына керде», – дип билгеләде министр урынбасары.
2018 елдан башлап җәмәгать урыннары проектларын сайлаганда ел саен рейтинг тавыш бирүне уздыру «Уңайлы шәһәр мохите булдыру» федераль программасын гамәлгә ашыруның мәҗбүри шарты булды.
Аны гамәлгә ашыру барышында халыкны программаның беренче чираттагы объектларын билгеләү өчен рейтинг аша тавыш бирү, җыеннар, проектлар буенча җәмәгатьчелек фикер алышулары, җыелышлар, җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү, объектларда өмәләрдә җирле үзидарә органнары белән тыгыз элемтәдә катнашу аша актив җәлеп итәләр. 2024 елда тавыш бирүдә 421 мең 806 кеше катнашты.
2026 елда беренче чираттагы проектларны билгеләү буенча онлайн-тавыш бирү Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында «Халыктан сораштырулар» сервисы аша һәм «ТР Хезмәтләре» мобиль кушымтасында үткәреләчәген Владимир Кудряшев белдертте. «Узган елдагы кебек үк, җәмәгать урыннарын сайлап алу буенча тавыш бирүне «Безнең ишегалды» республика программасының беренче чираттагы ишегалды территорияләре исемлеген билгеләү буенча тавыш бирү белән бергә алып бару планлаштырыла», – диде ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы урынбасары.
Тавыш бирү өчен тәкъдим ителгән җәмәгать урыннары исемлегенә республиканың барлык 45 муниципаль берәмлегендәге 283 объект, шулай ук 812 ишегалды территориясе кертеләчәк.
2015 елдан 2024 елга кадәр Татарстанда республиканың барлык муниципаль районнарында, Казанда һәм Яр Чаллыда барлыгы 422 җәмәгать урыны яңартылган. Кертелгән акчаларның гомуми суммасы 26 млрд сумнан артып китә.
2025 елга «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2 млрд сумга якын 63 объектны төзекләндерү планлаштырылган.
Моннан тыш, Татарстан ел саен кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә шәһәр мохитен булдыруның иң яхшы проектларының Бөтенроссия конкурсында катнаша. 2018 елда конкурсны башлап җибәрү вакытына республика җәмәгать урыннарын үстерүдә җитди тәҗрибә туплады инде һәм иң күп җиңүчеләр булган төбәкләрнең берсенә әверелде: 7 ел эчендә (2018 елдан 2022 елга кадәр) федераль бюджеттан 49 проект грант алды. Инде үзләштерелгән грантларның гомуми суммасы 3 млрд сумга якын тәшкил итте. Агымдагы елда 7 объект буенча 585,9 млн сумлык финанслау үзләштерелә башлады,
2020 елда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән Татарстан «Безнең ишегалды» уникаль программасын гамәлгә ашыра башлады, аның масштаблары буенча Россиядә аналоглары юк. 5 ел эчендә 44 млрд сумлык 5174 йорт яны территориясе төзекләндерелгән. 2025 елга финанслау лимиты 10 млрд сум булган тагын 678 ишегалды территориясен төзекләндерү планлаштырылган.