Казанда “Күп фатирлы йортларның гомуми милкен капиталь ремонтлауның региональ программалары. Региональ операторларның эшләрен оештыру” дигән семинар булачак

2013 елның 13 ноябре, чәршәмбе

2013 елның 17 декабреннән 18 декабренә кадәр Казан шәһәрендә “Күп фатирлы йортларның гомуми милкен капиталь ремонтлауның региональ программалары. Региональ операторларның эшләрен оештыру” дигән семинар булачак.

Чараны оештыручылар булып, дәүләт корпорациясе – торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштырырга ярдәм итүче Фонд һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте тора.

Семинарда капиталь ремонт фондлары попечитель советларының вәкилләре һәм әгъзалары, Россия Федерациясе субъектларының хакимият органнары вәкилләре, торак-коммуналь хуҗалык тармагы экспертлары, ТКХ өлкәсендәге иҗтимагый контроль региональ үзәкләре, иҗтимагый оешма һәм берләшмәләрнең вәкилләре катнашачак.

Чара барышында күп фатирлы йортларның гомуми милкен капиталь ремонтлауның региональ система оешмаларын норматив тәртипкә салу, Россия Федерациясе субъектларында капиталь ремонт буенча региональ программаларны һәм аларны тормышка ашыруның кыска сроклы планнарны формалаштыру, региональ оператор барлыкка китерү һәм аның эшчәнлеген контрольдә тоту, капиталь ремонт региональ системаларының  эшләрен формалаштыру һәм оештыру вакытында, РФ субъектларының хакимият органнары һәм муниципаль оешмаларының гражданнар белән бердәм эшләве, шулай ук, күп фатирлы йортлардагы милекчеләрне күп фатирлы йортларның капиталь ремонт региональ системасын формалаштыру һәм капиталь ремонтка түләнергә тиешле чараларның күләме тәртибе турында мәгълүматлаштыру механизмнары белән бәйле сорауларны тикшерү планлаштырыла.

Әлеге һәм башка сораулар түбәндәге“түгәрәк өстәл”ләрдә тикшереләчәк: “Күп фатирлы йортларның гомуми милкен капиталь ремонтлауның региональ программалары”, “Капиталь ремонт региональ операторының дәүләт органнары һәм җирле үзидарә органнары белән үзара мөнәсәбәте”, “Региональ оператор эшен оештыру”, “Күп фатирлы йортның гомуми милкен капиталь ремонтлауны оештыру һәм үткәрү”.

Өстәмә мәгълүмат , шулай ук семинарның программасы белән түбәндәге сайтта танышырга мөмкин:  http://фонджкх.рф.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International