ТР Төзүчеләр берлегендә йомгаклау җыелышы узды

2025 елның 25 апреле, җомга

«Татарстан Республикасы Төзүчеләр берлеге» 2024 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре буенча гомуми җыелышында ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев катнашты.

Җыелыш Татарстанның 816 компаниясе вәкилләре катнашында 16 нчы мәртәбә уздырылды. 

Ассоциация эше турындагы хисап белән аның генераль директоры Рамил Гафиятуллин чыгыш ясады. Ул 2024 елда планлы тикшерүләр нәтиҗәләре турында сөйләде. Нәтиҗәдә, агымдагы елда индикатив бәя буенча 90 һәм аннан күбрәк балл җыйган 321 компания тикшерүләрдән азат ителде. 

Төзелеш компанияләре өчен тагын бер ярдәм чарасы – шартнамә йөкләмәләрен тәэмин итү компенсация фонды акчаларыннан займнар. Хәзерге вакытта срок 2026 елның 1 гыйнварына кадәр озайтылды.

ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев билгеләп үткәнчә, ТР Төзүчеләр берлеге -республиканың якорь оешмасы һәм аның эшчәнлеге Татарстан Рәисе контролендә. «Ассоциация зур һәм кирәкле эш алып бара, аны ТР Төзелеш министрлыгы югары бәяли», – диде ул.

Төзелеш компанияләренең иң яхшы хезмәткәрләренә республика һәм ведомство бүләкләре тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International