Татарстанның 12 күпфатирлы йортында капиталь ремонт тәмамланган

2025 елның 28 апреле, дүшәмбе

Күпфатирлы йортларга капиталь ремонт быел 42 муниципалитетка кагыла. Программага 911 йорт кертелгән. Аларның 16сының махсус счетлары бар, анда милекчеләр капремонт фондын үзләре формалаштыра.

«Күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы буенча финанслау күләме 11 млрд 266 млн сум тәшкил итә. Электрон аукционнар оештыру эше дәвам итә. Торак-коммуналь хуҗалык фонды 562 күпфатирлы йортка подряд оешмаларын билгеләде, шул исәптән лифт җиһазларын – 134 объектка, төзелеш-монтаж эшләренә – 428 йортка алмаштыру буенча», – диде Марат Айзатуллин.

Хәзерге вакытта республиканың 26 муниципалитетында урнашкан 324 йортта капиталь ремонт үткәрелә. Программаның гомуми үтәлеше 15 процент тәшкил итә. Калган йортларга график буенча май аенда керешергә тиешләр.

Узган 2 атнада 4 муниципаль районда 12 күпфатирлы йортта эшләр төгәлләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International