Кама Тамагы муниципаль районында төзелеш һәм торак алу өлкәсендәге социаль юнәлешле программаларның берничәсе актив рәвештә тормышка аша. 2013 елның 10 ае эчендә 9,825 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган, әлеге сан планлаштырган күрсәткечнең 103,4% тәшкил итә.
Агросәнәгать комплексы һәм Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен йортар төзүне кертеп, индивидуаль төзүчеләр исәбенә, 7,725 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. Куйбышыв Затоны пгтда аз катлы төзелеш - 20 бер фатирлы торак йорт файдалануга тапшырылган, алар “Фоника Гипс” ҖЧҖ эшчеләре өчен төзелгән.
“2013 елга кадәр авылларның социаль үсеше” программасында районнан 11 гаилә катнашкан. Займның гомуми күләме 8 млн. 940,8 мең сумны тәшкил итә. Программада катнашучы агросәнгать комплексы хезмәткәрләре, хәзерге вакытта, төзелгән индивидуаль торак йортларда яшиләр.
2013 елда, “Социаль ипотека” программасы буенча, ике гаиләгә яңа төзекләндерелгән фатирлар бирелде.
Районның Теньков һәм Зур Келәр авыл җирлекләрендә, шулай ук, участок полиция хезмәткәрләре өчен, полиция терәк пункты белән берләшкән торак йортлар төзү эше ахырына якынлаша.