ТР Төзелеш министрлыгы ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Мәҗит Салихов катнашында «ТР күпфатирлы йортлар белән идарә итә торган оешмалар берлеге» үзлегеннән җайга салына торган оешманың гомуми җыелышы узды.
Үз чыгышында М. Салихов Ассоциациянең канәгатьләнерлек эшләвен билгеләп үтте. Шул ук вакытта башка регионнар тәҗрибәсен үзләштерергә, торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча киңәшмәләр уздырырга кирәклегенә басым ясады. «Ассоциация закон дәрәҗәсендә проблемалы мәсьәләләр буенча карарлар тәкъдим итәргә тиеш», – дип ассызыклады министр урынбасары.
«Хуҗа кебек яшә» республика социаль юнәлешле проекты җитәкчесе Владимир Андреев ТКХ өлкәсендә КФЙ милекчеләре катнашында үткәрелә торган конкурслар, колледж һәм институт студентларын идарә итә торган компанияләргә практикага җәлеп итү, яшь белгечләргә остазлык турында сөйләде.
Татарстан Республика профсоюз оешмасы рәисе Ольга Круглова республика профсоюз оешмасы эшчәнлеген яктыртты. Ул торак-коммуналь хуҗалык оешмаларында профсоюзлар оештырырга, хезмәтне саклау мәсьәләләренә аерым игътибар бирергә кирәклеген ассызыклады.
«БРИОР + К» ИК ҖЧҖ җитәкчесе Кәүсәрия Матросова Ассоциация эшен ТКХның актив экспертлары катнашында оештырырга һәм тематик мәсьәләләр буенча республика киңәшмәләре уздырырга тәкъдим итте.
Җыелыш барышында Ассоциациянең 2025 елга эш планы расланды, ул идарә итә торган оешмаларның узган елгы эшчәнлеген анализлау нәтиҗәләре буенча формалаштырылды. Анда шулай ук дәүләт һәм күзәтчелек органнары тәкъдимнәре дә исәпкә алынган.