ТР Лаеш муниципаль районы Пелево авылында күп функцияле үзәкнең ачылыш тантанасы булды. Авыл мәдәният сарае, фельдшер-акушерлык пункты бер түбә астына җыелган. Авыл халкы бу көнне бәйрәм кебек каршы алды.
Әлеге үзкнең тантаналы ачылышында район башлыгы Михаил Афанасьев, Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, “СтройКом” ҖЧҖ җитәкчесе Ленар Григорьев катнашты.
“Бердәм Россия” ВПП бүлеге сәркатибе, район башлыгы Михаил Афанасьев үз чыгышында “бүгенге көн безнең өчен чыннан да бәйрәм көне. Әлеге вакыйга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән оештырыла торган күп функцияле үзәкләр һәм ФАПлар төзү программасы буенча тормышка ашты”, -дип билгеләп үтте. – Ярдәме һәм Пелевода күп функцияле үзәк төзү турындагы өстәмә программа буенча кабул ителгән карары өчен без аңа бик рәхмәтле. Кыска вакыт эчендә яңа бина төзегән, аңа бөтен күңелләрен биргән төзүчеләргә дә зур рәхмәт.Хәзер инде әлеге үзәкнең һәрвакыт тулы булуы мөһим.
Михаил Павлович “Компания СтройКом” ҖЧҖ хезмәткәрләре прораб Андрей Лучинин һәм баш инженер Владислав Никитинга, район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды.
“СтройКом” ҖЧҖ фирмасы директоры Ленар Григорьев ассызыклавынча, әлеге күп функцияле үзәкне төзү өчен чараларны республика бүлеп биргән. “Бу елны Татарстанда мондый төрдәге 46 клуб файдалануга тапшырылган, шуларның икесе Лаеш районында. Пелевода төзелеш эшләре июльдә башланды һәм дүрт ай эчендә тәмамланды, - дип сүзен дәвам итте Ленар Борисович. Әлеге бина типик, аның гомуми мәйданы 493 кв. метрны тәшкил итә. Монда янгын куркынычсызлыгы өчен заманча материаллар һәм чаралар кулланылган, шуның белән дә әлеге проект уникаль. Кимчелекләр килеп чыкса, котельняга сигнал җибәрелә, кайда, нәрсә булганын диспетчер компьютерда күрә”.