Бүген “Алабуга” МИЗда “ЗМ Волга” җитештерү комплексы нигезенә беренче таш салдылар

2013 елның 13 ноябре, чәршәмбе

Бүген “Алабуга” махсус икътисади зонада, нефт-газ, телекоммуникация, электротехник һәм электрон сәнәгать өчен инновацион карарлар эшкәртүдә алдынгы позицияләрдә торучы ЗМ халыкара җитештерү корпорациясе тарафыннан, нефть-газ сәнәгате (сыек эпоксид катлам, сыек полиуретан), пыяла микросфер, абразив тасмалар һәм дисклар, шулай ук сәнәгать клейка материаллары һәм тасмалар өчен антикоррозия саклану продуктары җитештерә торган завод нигезенә “беренче таш” салынды.

Тантаналы ачылышта Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов, Россия Федерациясе икътисади үсеш Министры урынбасары О.Г. Савельев, “ЗМ Россия” компаниясе генераль директоры Тимоти А. Кениг, республика министрлыклары һәм ведомстволарының җитәкчеләре катнашты.

“ЗМ Волга” җитештерү комплексы ЗМ инновацион продукциясен Россиядә җитештерүне локальләштерү, шулай ук фәнни-тикшеренү һәм патент эшчәнлеген локальләштерү  программасында мөһим урын алып тора. Җитештерү эшчәнлеген 2014 елның ахырында башларга планлаштыралар, проект тарафыннан 92 эш урыны барлыкка китерү каралган.

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов, Россия Федерациясе икътисади үсеш Министры урынбасары О.Г. Савельев, “Росатом” Дәүләт корпорациясе Идарәсе әгъзасы, генераль директорның операцион идарә буенча беренче урынбасары А.М. Локшин, “Холдинговая компания “Композит” ЯАҖ генераль директоры Л.Б. Меламед чакырылган кунаклар белән бергә, “Алабуга-Волокно” ҖЧҖ җитештерү мәйданында булдылар, хәзерге вакытта анда елына 1500 тонна көчле углерод җепселләре җитештерә торган завод төзү тәмамланып килә. Әлеге проектны тормышка ашыру инициаторы булып, нигезендә углерод җепселе булган полимер композицион материаллар җитештерү белән шөгыльләнүче Россия холдингы – “Композит” ХК” ЯАҖ тора.

“Алабуга” МИЗ Административ-эшлекле үзәктә үткән киңәшмәдә “Алабуга” ППТ МИЗ территориясендә композит материал һәм эшләнмәләр җитештерә торган кластер барлыкка китерү соравы тикшерелде. Бу бик актуаль, чөнки “2011-2015 елларда Татарстан Республикасында торак төзелеше үсеше” Республика максатчан программа тарафыннан, пыяла-базальто-углепластик (пластик арматура, композит панельләр, трубалар, төрле төрдәгк профилләр) нигезендә материаллар җитештерү, төзелеш тармагы үсеше юнәлешендә приоритетлы буларак билгеләнде. Традицион материалларга конкуренция тудыра алырлык композицион материалларның техник характеристикаларын, шулай ук энергия чыганагына, димәк, металлга да үсеп килүче трендны исәпкә алып, композицион материаллар куллануны арттыру буенча озак сроклы перспектива турында сөйләргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International