Дәүләт органында билгеләнгән сайлап алу процедуралары нәтиҗәләре буенча 2024 елгы эш йомгаклары буенча электрон мактау тактасына кертү өчен Татарстанның дәүләт граждан хезмәткәрләре билгеләнде. Татарстан Республикасының Электрон мактау тактасына кертү өчен нигез булып һөнәри казанышлар, инициатива һәм дәүләт органнары вәкаләтләрен гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеген арттыруга шәхси өлеш кертү тора.
33 мактаулы дәүләт граждан хезмәткәре арасында ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы вәкиле – икътисадый анализ һәм дәүләт программаларын формалаштыру идарәсенең максатчан программаларын формалаштыру бүлеге башлыгы Гөлшат Батршина да бар.
«Республиканың рәсми порталында әлеге мәгълүмат бүлегендә министрлыкны тәкъдим итү – минем өчен зур дәрәҗә. Миңа баглаган ышанычлары өчен җитәкчеләребезгә рәхмәтемне белдерәм», – диде Гөлшат Батршина.
Гөлшат Ирек кызын ихлас күңелдән зур казанышлары белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә хезмәт эшчәнлегендә уңышлар телибез!
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, ТР Президентының 2015 елның 19 ноябрендәге ПУ-1111 номерлы Указы нигезендә ел саен Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләренең Электрон мактау тактасы булдырыла. Мактау электрон тактасы дәүләт граждан хезмәткәрен матди булмаган стимуллаштыруның һәм дәүләт органы рейтингын күтәрүнең төп факторларының берсе булып тора.