Бүген Татарстанның Биектау районында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган тантаналы чаралар узды. Традиция буенча аларда ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин катнашты.
Марат Айзатуллин Татарстан җитәкчелеге исеменнән сугыш ветераннарын, тыл хезмәткәрләрен һәм район халкын бәйрәм белән котлады.
«Бүген без билгеләп үткән бөек көн шатлык, кайгы һәм горурлык белән тулы. 80 ел элек дөньяны фашизмнан азат иткән Җиңүчеләр буынына рәхмәтебезне гәүдәләндерә торган көн. Совет халкының тиңдәшсез батырлыгы истәлеге символы булып мәңгегә калачак көн», – диде Марат Айзатуллин митингта чыгыш ясаганда.
Биектау районыннан 11431 кеше фронтка киткән, аларның 7424е сугыш кырыннан әйләнеп кайтмаган…
«Безнең уртак бурычыбыз – һәлак булган солдатларның изге истәлеген саклау, тарихны яңадан язарга ирек бирмәү, дошманны бәреп төшерүдә илебезнең ролен түбәнсетергә юл куймау», – дип ассызыклады Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы.
Мәртәбәле кунаклар белән бергә Марат Айзатуллин Дан аллеясындагы Мәңгелек утка чәчәкләр салды.
Фото: Биектау муниципаль районы башлыгы матбугат хезмәте.