Татарстанда күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясау программасы 19 процентка үтәлгән

2025 елның 12 мае, дүшәмбе

Бу хакта узган шимбәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясау программасы быел 42 муниципалитетка кагыла. Аңа 911 йорт кертелгән, шуларның 16сының махсус счетлары бар, анда милекчеләр капремонт фондын үзләре төзи. Электрон аукционнар оештыру эше дәвам итә. Торак-коммуналь хуҗалык фонды 708 күпфатирлы йортка подряд оешмалары билгеләде, шул исәптән лифт җиһазларын алмаштыру буенча 134 объектка, төзелеш-монтаж эшләрен башкару буенча 574 йортка.

Хәзерге вакытта республиканың 27 муниципалитетында урнашкан 387 йорт ремонтлана. Программаның гомуми үтәлеше 19% тәшкил итә. Калган йортларга график буенча май уртасыннан керешергә тиешләр. Узган 2 атнада 5 муниципалитетта 9 күпфатирлы йортта эшләр төгәлләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International