Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин катнашында «Россия-Ислам дөньясы: КаzanForum-2025 «ХVI Халыкара икътисадый форумын әзерләү һәм уздыру турында» брифинг узды.
Кереш сүзендә Марат Айзатуллин искәрткәнчә, 14-16 май көннәрендә «Россия-Ислам дөньясы: КаzanForum-2025» Халыкара икътисади форумы кысаларында ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы Россия Төзелеш министрлыгы ярдәмендә икенче тапкыр халыкара күчемсез милек күргәзмәсе уздыра.
Министр сүзләренчә, Интернешенел Проперти Маркет-секторның һәм аның технологияләренең киләчәк юнәлешен формалаштырырга омтылган инвесторларны һәм күчемсез милек базары лидерларын берләштергән уникаль халыкара бизнес-вакыйга.
«Күргәзмә һәм эшлекле программа экспертлар, инвесторлар, күчемсез милек буенча агентлар, төзүчеләр һәм девелоперларның нәтиҗәле халыкара хезмәттәшлеге өчен мөмкинлек бирәчәк. Алар тәҗрибә уртаклаша, алдынгы проектларны һәм тенденцияләрне тәкъдир итә, шулай ук үз брендларының җирле һәм дөнья дәрәҗәсендә танылуын һәм булуын арттыра алачак», – дип билгеләде М.Айзатуллин.
Әлеге чарага әзерлек барышы турында сөйләгәндә, Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы күргәзмә экспозициясендә 29 төзүче һәм девелопер катнашачагын хәбәр итте. Алар заманча девелопментның алдынгы практикаларын күрсәтәчәк. Шулай ук чит ил һәм Россия күчемсез милек һәм архитектура проектлары, шулай ук төзелеш тармагы компанияләре проектлары тәкъдим ителәчәк. Аерым алганда, Россиядән 22 компания – Мәскәүдән, Санкт-Петербургтан, Калининградтан, Краснодардан, Екатеринбургтан һәм Новосибирскидан 13 федераль төзүче. 9 төзүче Татарстан Республикасыннан, тагын 7 катнашучы Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән, Азәрбәйҗан һәм Грузиядән булачак.
Күргәзмә кысаларында шулай ук зур эшлекле программа планлаштырылган, аның барышында 20 сессия узачак. Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы ике сессиядә катнашачак: шәһәр төзелешен, экологик һәм социаль аспектларны да кертеп, территорияләрне комплекслы үстерүгә заманча якын килү һәм шәһәр агломерацияләр төзелеше һәм инфраструктурасы өлкәсендә цифрлы технологияләрдән файдалану перспективалары, норматив-хокукый базаны камилләштерү буенча карарлар эшләү.
Марат Айзатуллин ассызыклаганча, барлык катнашучылардан да раслаулар алынган, кластер төзелеше төгәлләнеп килә.