Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «СИБУР» ҖЧҖ идарәсе әгъзасы Павел Ляхович һәм «Деловая Россия» коммуналь инфраструктура һәм ТКХ комитеты рәисе, «Группа Полипластик» ҖЧҖ директорлар советы рәисе Лев Гориловский белән очрашты.
Очрашу «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» Халыкара икътисади форумы кысаларында «Казан Экспо» халыкара үзәгендә узды
Яклар «Җылы ил» проектын гамәлгә ашыру һәм коммуналь инфраструктураны яңарту программасына комплекслы якын килү мәсьәләләре буенча фикер алышты.
Исегезгә төшерәбез, 2024 елның сентябрендә СИБУР Татарстанда «Җылы ил» проектын сынап карый башлавы турында игълан ителгән иде. Проектның идеясе – җылылыкны сак тоту мөмкинлекләрен, коммуналь инфраструктура объектларын модернизацияләү һәм күпфатирлы йортларның фасадларын полимер чишелешләр кулланып җылыту вариантларын сизелерлек арттыру.
Рөстәм Миңнехановка концепцияне һәм проект кысаларында күрелгән адымнарны тәкъдир иттеләр.
«Деловая Россия» коммуналь инфраструктура һәм ТКХ комитеты рәисе, «Группа Полипластик» ҖЧҖ директорлар советы рәисе Лев Гориловский: «Объектларны гамәлгә ашырганда акчаларны нәтиҗәле тоту мәсьәләсенең исәпкә алынуы бик мөһим. Сүз бер үк инфраструктура объектларына мөмкин кадәр озаграк вакыт эчендә финанслауны кабат тотудан качарга мөмкинлек бирәчәк проект карарларын сайлау турында бара. Моңа бәйле рәвештә торак-коммуналь хуҗалыкны яңартканда торба продукциясенең яшәү циклы бәясен исәпкә алуны норматив дәрәҗәдә беркетергә кирәк. Коммуналь инфраструктурада карарларның хезмәт итү вакыты – нәтиҗәлелекнең төп параметры». Ул ачыклык керткәнчә, полимер торбалар күгәрү белән күперүгә бирешми һәм даими ремонт-эксплуатация чыгымнарыннан 5 тапкырга кимрәк таләп итә, бу озак вакытлы перспективада чыгымнарны сизелерлек киметә, ә иң мөһиме – алар 100 елдан артык хезмәт итә. «Эре инфраструктура проектларында куллану буенча карарларны караганда, моны дәүләт дәрәҗәсендә исәпкә алмаска ярамый», – диде Лев Гориловский.
Очрашуда ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин, «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ генераль директоры Рафинат Яруллин һәм башкалар катнашты.