Марат Айзатуллин «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» форумы кысаларында күчемсез милек күргәзмәсендә республиканың төзелеш комплексын тәкъдир итте

2025 елның 15 мае, пәнҗешәмбе

Бүген «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» Халыкара икътисади форумы кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин һәм Россия Төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин күчемсез милек һәм инфраструктура проектлары күргәзмәсендә булды.

Күргәзмә «Казан Экспо» МВЦ павильонында 1300 кв метрдан артык мәйданда ачылды.

Үз экспозицияләрен Россиянең 20дән артык төбәгеннән төзүчеләр һәм девелоперлар, шул исәптән Мәскәү, Санкт-Петербург, Калининград, Краснодар һәм башка шәһәрләрдән федераль төзүчеләр, шулай ук чит илләрдән төзелеш компанияләре тәкъдим итте.

Кунаклар берничә презентация белән таныштылар, төзелеш компанияләренең стендларын карадылар.

Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин кыскача төбәкнең төзелеш комплексы турында мәгълүмат бирде.

Тулаем төбәк продуктында Татарстанның төзелеш тармагы өлеше 7,3% тәшкил итә, 2024 елда «Төзелеш» эшчәнлеге төре буенча башкарылган эшләр күләме 908,9 млрд сум тәшкил иткән, 2024 елда ТКХ оешмалары тарафыннан гамәлгә ашырылган хезмәтләр күләме 63,6 млрд сум. Министр шулай ук төзелеш материаллары җитештерү һәм төзелеш өлкәсендәге башка юнәлешләр турында сөйләде.

Татарстанның 2030 елга кадәр социаль-икътисади үсеше стратегиясе кысаларында Казан, Кама һәм Әлмәт агломерацияләре үсәчәк.

Күргәзмәдә «Точно» ДК, Ак Барс Дом, «Унистрой», СМУ-88, «СуварСтроит» һәм башка төзүчеләр катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International