Кама Тамагы районында “Күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау” программасын тормышка ашу дәвам ителә

2013 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе

Кама Тамагы муниципаль районында, Татарстан Республикасының барлык районнарындагы кебек, “Күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау” программасы эшләп килә. Әлеге эш идарә компанияләренә һәм ТСЖка йөкләнгән.

Районда, Кама Тамагы птг-да күп фатирлы йортларны карап тору һәм ремонтлау  белән “Наш Дом” Идарә компаниясе” ҖЧҖ шөгыльләнә.

 “Наш Дом” Идарә компаниясе” ҖЧҖ 2006 елның 14 мартында барлыкка килә. Әлеге җәмгыятьнең төп эше – торак фондны файдалануга тапшыру белән идарә итү. Оешма карамагында гомуми мәйданы 25187,5 квадрат метр булган 27 күп фатирлы торак йорт тора. “Наш Дом” компаниясе гражданнарның торак йортларына, кулланыла торган торак-коммуналь чараларны туктаусыз рәвештә, сыйфатлы һәм тиешле күләмдә бирү, шулай ук көнкүреш агымнарын һәрвакыт агызып тору, ягулык чоры вакытында фатирларны җылыту һәм МКД биналары милекчеләрнең гомуми милкенә кергән йорт эчендәге инженер челтәрләрен әзерләү белән шөгыльләнә. Әлеге компания халыкка МКД бина милекчеләре белән төзелгән килешү нигезендә хезмәт күрсәтә, әлеге хезмәтләргә түбәндәгеләр керә: торак биналарны агымдагыча ремонтлау һәм өй каршындагы территорияне төзекләндерү, йорт эчендәге җылыту һәм суүткәргеч-канализацион, шулай ук элект белән тәэмин итү челтәрләрен техник тикшерү һәм ремонтлау. Әлеге компания, моннан тыш, йортларны капиталь ремонтлау, найм, ишегалдын чистарту, дератизация белән шөгыльләнә. Без, шулай ук, халыктан гаризалар кабул итәбез, оператив рәвештә җавап бирәбез, әлеге эшләрнең тулысынча һәм сыйфатлы башкарылуын контрольдә тотабыз. Хат формасында юлланган сорау, гариза һәм зарларга ун көн эчендә документлашкан җавап бирәбез.

Күп фатирлы йортка вария-диспетчер хезмәтен тәүлек әйләнәсендә күрсәтәбез. 2013 елның гыйнварыннан башлап, диспетчер хезмәте тарафыннан, 171 гариза кабул ителгән, әлеге гаризаларга түбәндәгеләр керә: су җибәрү җайланмаларын, унитазларны ремонтлау, һәр фатир канализациясен аерым җыештыру, фатирларда су хисаплау җайланмалары урнаштыру (133 данә).

Кышкы чорда кар чистарту, йорт түбәләрендәге бозларны чистарту, җәен – йорт янындагы территорияләрдә үскән үләннәрне чабу, көзен – Комаров урамы буенча урнашкан 12,17 нче йортлардагы тәрәзәләрне һәм Комаров урамы буенча урнашкан 22 һәм 23 нче йортлардагы вентиляция каналларын ремонтлау буенча эшләр башкарылды.

Подъезд ишекләрен ремонтлау буенча эшләр башкарылды – пружина һәм доводчиклар урнаштырылды, шулай ук Комаров урамы буенча урнашкан 17 нче йортның подъездларында пластик тәрәзәләр урнаштырылды. Мондый төрдәге эшләр Комаров урамы буенча урнашкан 13 һәм 10 нчы йортларда да башкарылды. Комаров ур., 12 адресы буенча урнашкан йорт чормасы көнкүреш чүпләрдән чистартылды, әлеге йортта тәрәзәләр куелды һәм Комаров урамы буенча урнашкан 13, 14, 15, 18, 19, 20, 23 номерлы һәм Гагарин урамы буенча урнашкан 94 номерлы йортарның подвалы дератизацияләнде. Комаров урамы, 7 нче йортта су агып төшә торган торбалар ремонтланды, әлеге урамдагы 7, 22, 23 нче йортларның подъездларына яңа керү ишекләре урнаштырылды.

РФның “Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштырырга ярдәм итүче Фонд турында” ФЗны тормышка ашыру нигезендә, агымдагы елда Комаров урамы буенча урнашкан 17 нче номерлы йортта һәм Дзержинский урамы буенча урнашкан 15 нче номерлы йортта, ТР РФ, МО бюджеты һәм бина милекечесе чаралары хисабына капиталь ремонт үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International